ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 февраль 2020, 10:05

Ничә подъезд ремонтланачак?

2020 елда Башкортстанда күпкатлы йортлардагы 3382 подъездга ремонт ясалачак

2020 елда Башкортстанда күпкатлы йортлардагы 3382 подъездга ремонт ясалачак.
Аларның исәбе муниципалитетлар белән берлектә алынган. БР Төбәк операторы 2591 подъездда техник тикшерү үткәргән һәм 1897 объект буенча смета төзегән. Ремонтларга әзерлек барышында 27 подъездда сәламәтлек буенча мөмкинлеге чикләнгән кешеләр яшәве ачыкланган, анда пандуслар урнаштыру күзаллана. Әлеге максатларга 2,7 миллион сум акча кирәгәчәк.
Русия Президенты Владимир Путинның боерыгы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында узган елда республикада 3697 подъезд ремонтланган.
Быел ремонт эшләре 1151 күпфатирлы йортта үткәреләчәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото редакция архивыннан
Автор : Гөлара Арсланова
Читайте нас: