ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 февраль 2020, 11:15

Владимир Путин: "Минем "двойнигым" юк..."

ТАСС сайты дәүләт башлыгы Владимир Путин белән өч сәгатьлек видеоэлемтә нигезендә «Владимир Путинга 20 сорау» махсус эксклюзив проектын тәкъдим итте

ТАСС сайты дәүләт башлыгы Владимир Путин белән өч сәгатьлек видеоэлемтә нигезендә «Владимир Путинга 20 сорау» махсус эксклюзив проектын тәкъдим итте, анда ул төрле сорауларга җавап бирә. Бүген бу проектның бишенче сериясе чыкты.

Ил Президенты Владимир Путин күп кешене кызысындырган сорауларның берсенә җавап бирде:
"- Сез чын кешеме?
- Чын.
- Ә "двойнигыгыз" бармы?
- Юк.
- Булмады да, димәкчесезме?
- Мин үзем аңардан баш тарттым. Беренче чорларда, илдә террорчылык булганда, бу тема күтәрелгән иде.", - дип җавап бирде Владимир Путин, тапшыруны алып барган журналист Андрей Ванденконың сорауларына.

Шулай ук, Владимир Путин белгечләрнең чит илгә китүе турындагы сорауларга да җавап бирде. Соңгы елларда белгечләрнең чит илгә китүе кимегән.

- Югары квалификацияле эшче көч, әйтик, югары класслы хезмәткәрләр, үз белемнәрен, сәләтләрен һәм осталыкларын куллану өчен иң яхшы урынны эзли. Кайда күбрәк түлиләр, шунда баралар да. Менә барысы да. Дәүләт югары класслы белгечләрне безгә җәлеп итү өчен шартлар тудырырга тиеш. Бу проблеманы хәл итәр өчен ике юл бар.

Илне ябарга, яки алар илдән чыга алмас өчен чикләр куярга. Әйтик, кеше югары белем алган, димәк, ул китә алмый, монда эшләргә тиеш, я китәргә уйласа, ил аның укуына сарыф иткән акчаны ул кире кайтарырга тиеш. Әгәр ул үз акчалары хисабына укый икән, димәк, кайда да булса эшли ала. Әгәр сез дәүләт хисабына укыган, мәсәлән, сезнең өчен төбәк акча түләгән икән - сез анда кайтып эшләргә тиеш. Бу дөрестә шулай булачак дип уйлыйм.

Ә икенче юл - шартлар тудырырга, акча түләргә. Һәм без моны эшли дә башладык, система төзелде. Акчаны без грантлар аша бирә башладык һәм бу төрле өлкәләргә кагыла. Менә барысы да әйтә: "Илдән белгечләр китә", ди. Ә сез карагыз, күпме кеше безгә кире кайта! Без шартлар булдыргач, чит ил белгечләре дә безгә килә башлады, - дип сөйләде Владимир Путин.
Фото: https://tass.ru сайтыннан
Автор: Ример Насретдинов
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: