ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 март 2020, 11:00

Электрон карталарны берләштерәләр

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы пациентларның 4,5 миллион электрон карталарын берләштергән система булдырды

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы пациентларның 4,5 миллион электрон карталарын берләштергән система булдырды.
Бу хакта саулык саклау министры Максим Забелин “Сәламәтлек саклау сәгате”ндә әйтте. Бердәм медицина документлары базасы төрле медицина оешмалары табибларына электрон төрдә мәгълүмат белән алмашу мөмкинлеге бирә. Алдагы елларда республика халкына электрон хезмәтләр күрсәткән Дәүләт хезмәтләре порталындагы “Минем сәламәтлегем” бүлегенең мөмкинлекләрен киңәйтү күзаллана.
Максим Забелин әйтүенчә, республикада Контакт-үзәк эшли, аңа 13-01 номеры буенча бушлай шалтыратырга мөмкин. Бу сервис ярдәмендә табибка язылырга, табибны өйгә чакыртырга яки үзеңне кызыксындырган сорауны бирергә була.
“Табибка” мобиль медицина кушымтасы халыкка тагын да зурырак мөмкинлекләр ача. Сервис шәхси электрон медицина карталарын, анализларның нәтиҗәләрен карарга мөмкинлек бирә. 2020 елда пациентларның аерым категорияләренә читтән торып консультация үткәрү технологиясен кертү дә планлаштырыла.
Фото: “Башинформ”
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Автор : Таҗиева Руфина
Читайте нас: