ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 март 2020, 10:15

Шәхси йортларны күбрәк төзиләр икән

Башкортстанда шәхси торак күләме зур төзүчеләрнең мәйданыннан 34 тапкырга арткан

Башкортстанда 2020 елның гыйнварында 1200,7 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, дип хәбәр итә Башстат. Шуның 3,5 мең квадрат метрын төзүчеләр – юридик берәмлекләр, 119,2 мең квадрат метрын шәхси төзүчеләр салган.
Әгәр күрсәткечләрне 2019 елның гыйнвар ае белән чагыштырып карасак, төзелеш компанияләре тарафыннан торакны сафка кертү күләме 12 тапкырга кимегән. Моның белән беррәттән шәхси торак төзүчеләр тарафыннан сафка кертелгән торак күләме 10 % арткан. “Частниклар” төзелеш эшләрен 12,58 млрд сумлык башкарган. Бу үткән елның гыйнвар ае белән чагыштырганда 38,4 % күбрәк.
Фото: редакция архивыннан.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Автор : Таҗиева Руфина
Читайте нас: