26 октябрьдә Уфада югалган Артем Мазовның бармак эзләрен тапканнар.
- Матрасны тулысынча тикшерделәр. Нәтиҗәдә, балаларның аңа бармак белән дә, йөзләре белән дә кагылмаганлыгы ачыкланды. Артем Мазовның бармак эзләре, матрастагы бер урыннан тыш, башка беркайда да табылмады. Бәлки, Артем Мазов матрасны Караиделгә үзләрен батканнар дип уйласыннар өчен атып бәргәндер. Балалар анда яткан булса эзләре калырга тиеш иде, — дип хәбәр итә басманың әңгәмәдәше.
Ул, шулай ук, хокук саклау органнары югалганнар качарга ихтимал булган төрле версияләрне тикшерә, дип сөйләгән. - Машинаны ул матрас табылган урыннан ерак түгел ташлаган. Аннары башка машинада китәргә, шундагы йортларда качып ята алганнар. Әмма боларның барысын да җентекләп тикшерергә кирәк, — дип нәтиҗә ясый чыганак.