Атнага ике мәртәбә бер уч чикләвек ашасаң, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү ихтималы 35 % ка, инсульттан – 25% ка кими.
Гарвард университеты галимнәре 32 ел дәвамында уздырган тикшеренүләрдән соң шушы нәтиҗәгә килгән. Алар инфаркт һәм инсультны кисәтү өчен күбрәк әстерхан чикләвеген, йөрәк кан-тамырлары авыруына каршы урман чикләвеген ашарга киңәш итә.
Чикләвекләр арасында файдалы матдәләре буенча әстерхан чикләвегенә тиңнәр юк. Әллә кеше башы миенә ошаганга күрә инде, аның нәкъ менә шушы әгъзага файдасы зур. Кардиология һәм онкология чирләренә каршы бер дигән чара. Кан басымын тиешле дәрәҗәдә тоту, иммунитетны ныгыту өчен дә табиблар шул ризыкны көн саен ашарга кушалар. Моннан кала ул ашказаны, йөрәк, эчәк, бавыр, бөер һәм ашказаны асты бизе авыруларын кисәтүдә дә файдалы. Ул гына да түгел, хафалансагыз, йокысызлыктан интексәгез, шушы чикләвекне авыз итегез. Башыгыз авыртса, хәтерегез начарланса да, әстерхан чикләвеген ашарга кирәк.
Биш чикләвектә С витаминының тәүлек нормасы бар. Составында биотин да бар. Бу элемент чәчләрне ныгыта, аларны коелудан саклый. Әстерхан чикләвеге хатын-кызларның айлык авыртуларын киметә. Авырлы хатыннар аны ашаса, баласында ризыкка аллергия булу ихтималлыгы бермә-бер кими. Даими ашаганда ирләрнең җенси көчсезлеген дәваларга булыша. Ә менә таза кешеләргә аның белән артык мавыгу килешмәс. Аларга чикләвекне көненә 30 граммнан артык ашарга кушылмый. Борынгы Вавилонда әчтерхан чикләвеге акылны үстерә дип санаганнар. Шуңа күрә хакимиятне бәреп төшерүләреннән куркып, түрәләр гади кешеләрне бу чикләвекне ашаудан тыйганнар.
Күп сырхаулардан дәвалаучы бу чикләвекнең файдасын күрү өчен аны ашау гына аз. Әстерхан һәм эрбет чикләвекләре майларын тигез күләмдә кушканда яраларны, пешкән урыннарны, фурункулларны яхшы дәвалап була.
Уртлар һәм тамак ялкынсынуын бетерү өчен чикләвек эчендәге төшләр арасындагы ярты стакан күләмендәге юка бүлгеләрне ике стакан суда 20 минут кайнатырга һәм 1:10 итеп су кушарга.
Колаклар авыртканда бу катнашмадан компресс файдалы.
Ашказаны җәрәхәтен дәвалау өчен бер стакан төелгән әстерхан чикләвеген ярты стакан суда бутарга һәм, сөзеп, бер калак бал кушарга. Көненә алты тапкыр берәр чәй калагы эчәргә.
Бер стакан аракыга җиде әстерхан чикләвеге кабыгы һәм өч чәй калагы бүлгеләрен кушып төнәтмә ясасаң, эчәк авыруларын дәвалаучы, тамырларны чистартучы дару килеп чыга.
Озак итеп чәйнәлгән әстерхан чикләвеге суган һәм сарымсак исен бетерә.
Йөрәкне, иммунитетны, канны яхшыртыр, бронхитны бетерер өчен көн саен ач килеш берәр стакан әстерхан чикләвеге белән күрәгә, өч кашык бал салынган катнашманы бер кашык ашарга кирәк.
Ашказаны асты бизе авыруы, кан оешуы югары, тромбофлебит, экзема, псориаз һәм бу чикләвеккә аллергия булганда аны кулланырга ярамый.
Кискен һәм хроник авырулар булганда табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Әстерхан чикләвегенең өлгермәгән җимешләрен витаминлы концентратлар һәм витаминлы ашамлыклар ясау өчен кулланалар . Тарихи истәлекләрдә язылганча - өлгермәгән әстерхан чикләвегеннән әзерләнгән кайнатма - И.В.Сталинның яраткан ризыкларының берсе булган.
Җитешмәгән чикләвекләрнең яшел тышчасы юглон җитештерү өчен чимал булып тора.