ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 март 2020, 15:38

"Кайчан өйләнәсең?"

Башкортстанның атказанган артисты, Элвин Грей тәхәллүсе астында танылган Радик Юлъякшин Мәскәүдә иҗат итүчеләр һәм фанатлар белән очрашуында кайчан өйләнәчәген әйтте

Башкортстанның атказанган артисты, Элвин Грей тәхәллүсе астында танылган Радик Юлъякшин Мәскәүдә иҗат итүчеләр һәм фанатлар белән очрашуында кайчан өйләнәчәген әйтте.

Русия буенча бик зур концерт туры алдыннан җырчы күп кенә сорауларга җавап бирде. Әйтик, 30 яшьлек егет кайчан өйләнергә ниятләвен сөйләде.

- Әгәр сез нигә өйләнмәвем белән кызыксынсагыз, белегез, барысы да аңлы рәвештә эшләнә. Чынлыкта, гаилә кору мөмкинлеге бар иде. 24 яшьтә, мәсәлән. Тик мин һәрвакыт уйлыйм, ә аннары тормыш ничек барыр? Кеше фатирында яшәргәме? Гаиләне карарга, үзеңә үсәргә дә кирәк. Шуңа күрә мин өйләнер вакытка фатирлы, йортлы, машиналы, фундаменталь эшле булуымны теләр идем. Ул чакта мин инде гаилә корырга әзер булачакмын, - дип фикерләре белән уртаклашты Радик.

Шулай ук Элвин Грей үзенең нинди кызны хатын итеп алырга теләвен сөйләде.

- Хатыным нинди булыр идеме? Мине яхшы аңлаучы! Ә аның нинди милләттән булуы мөһим түгел, - дип билгеләп үтте Башкортстанның атказанган артисты.

Кем дә ярый, әйбәт татар-башкорт кызы гына булсын, дияргә инде...
Фото: vk.com сайтыннан.

Автор: Резида Валитова

Читайте нас: