ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 март 2020, 12:45

Бөек Җиңүнең "Кыр почтасын" Кисәккаен Иске Кодашка тапшырды

Районда "Фронт концерт бригадалары. Җиңүнең кыр почтасы" фестивале дәвам итә

Юбилейлы Бөек Җиңү елында районда "Янаул. Поколения Победы" социаль-мәдәни проекты тормышка ашырыла. Ул 1 февральдә – районның "Җиңү салюты" республика фестивалендә чыгышы кысаларында башланды. "Фронт концерт бригадалары. Җиңүнең кыр почтасы" фестивале проектның төп чараларының берсенә әверелде, ул атна саен районның барлык учреждение, оешма, авыл биләмәләрендә үтә. Бу көннәрдә фестиваль эстафетасын Кисәккаен авыл биләмәсендә яшәүчеләр иске кодашлыларга тапшырды.
– Чыгышны үсеп килүче буынга мөрәҗәгать буларак төзедек, – дип сөйләде Кисәккаен авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Әлфинә Рәшитова. – Чараның концерт өлешендә авыл мәктәбенең барлык укучылары, үзешчән сәнгать активистлары катнашты. Безнең авыл Советынан фронтка 920 кеше китте, яртысыннан күбрәге әйләнеп кайтмаган. Шулай ук якташыбыз – Советлар Союзы Герое Мәгъсүм Имаметдиновны искә алдык. Укучылар "Үлемсез полк" кысаларында сугышта катнашкан дәү әти һәм карт әтиләренең портретын әзерләгән. Фронтовик Галихан Аднагуловның туруны Динара Рәшитова сәхнәдән 1941 елның 7 сентябрендә язган карт әтисенең хатын укыды. Бу хат һәм тагын бер фронт юлламасын кыр сумкасына салдык.
Әлеге марафонның шул исәптән сугыш заманнарының өч почмаклы фронт хатларын эзләү дә икәнлеген исегезгә төшерәбез. Эзләү эшчәнлеге барышында табылган хатлар реставрацияләнәчәк һәм тарихи-туган якны өйрәнү музеена тапшырылачак.
Читайте нас: