Чабаксардагы гимназияләрнең берсендә физкультура дәресендә гадәттән тыш хәл булган. Йөзү белән шөгыльләнгән вакытта бассейнда 13 яшьлек укучы батып үлгән. Кыз 7нче сыйныфта укыган булган.
Чувашстан буенча Тикшерү идарәсе белдерүенчә, дәрес вакытында укучының кинәт хәле бетә һәм ул судан чыгарга өлгерми, аңын югалта. Физкультура укытучысы аны тартып чыгара һәм “ашыгыч ярдәм” чакырта. Табиблар тырышлыгына карамастан, кыз вафат була.
Тикшерү органнары әлеге очрак буенча тикшерү үткәрә. Үлем сәбәпләрен билгеләү өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Шулай ук тикшерүчеләр укучыга сәламәтлеге буенча йөзү белән шөгыльләнергә мөмкин булганмы икәнен ачыклаячак, мәгариф учреждениесе һәм медицина хезмәткәрләренең гамәлләренә хокукый бәя бирәчәкләр.