ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 март 2020, 17:29

Янгын 36 кеше гомерен өзгән

Янгыннарның төп сәбәбе – ут белән саксыз кылану

Башкортстан территориясендә 2020 елның 2 аенда 987 янгында 53 кеше (шуларның 3се – бала) һәлак булган.
35 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 2019 елдагы шул ук чор белән чагыштырганда, барлык күрсәткечләр буенча кимү күзәтелә. 1103 янгында (11,7 процентка кимү) 72 кеше һәлак булган (26,4 процентка кимү) , шуларның 5се – балалар (40 процентка кимү), 43 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган (18,6 процентка кимү). Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ел башыннан янгыннар 36 ир-ат һәм 17 хатын-кыз гомерен өзгән.
Янгыннарның төп сәбәбе – ут белән саксыз кылану (409 очрак), икенче урында – электр приборларын дөрес кулланмау (296), өченче урында – мичләрне куллану кагыйдәләрен бозу (159). Аннары транспорт чараларын дөрес кулланмау (58), ут төртүләр (30) килә.
Еш кына янгыннар торак йортларда һәм каралты-курада чыга, чүп, калдыклар һәм машиналар, бакча йортлары белән дачалар сирәгрәк яна.
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: 1000inf.ru
Читайте нас: