ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 март 2020, 13:15

Нефтекамада 7-8 сыйныф укучылары ...

Мәктәп укучылары бордель оештырган

Нефтекамада 7-8 сыйныф укучылары үзләрен 19 яшьлекләр дип социаль челтәрләрдә клиентлар эзли.
Шушы көннәрдә «Комсомолка» редакциясенә Нефтекамада яшәүче Гөлзирә М.нан хат килгән.


Хатын тиз танышулар сайтында түләүле интим хезмәтләр турында игъланга юлыккан. Акча өчен урындагы мәктәп укучылары 7нче һәм 8нче сыйныф кызлары секс тәкъдим иткән. Хатын хәл турында тулырак белергә булган һәм коточкыч хәлдә калган.


- Анда схема түбәндәгечә: 3-4 кыздан торган компания секс-хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә. Чит исемнәр астына яшеренәләр. Профиль белән кызларның өлкән дусты һәм аның иптәше идарә итә: алар анкетага җавапларны карый, кызларның фотоларын клиентларга җибәрә, бәясе һәм очрашу турында килешә, ә аннары арадашчы өчен түләүнең 40 процентын үзләренә ала. Ә кызлар үзләре соңыннан сөяркәләрен шантажлый башлый, алар 10-20 мең сум акча түләмәсәләр, көчләде дип гариза язачаклар, - дип сөйли ханым.


Дәлил сыйфатында хатын постларның скриннарын куйган, анда кызларның үз бәяләре, шулай ук фотосурәтләре дә бар.


- Урындагы хокук саклау органнары шушы хәлләргә игътибар итсен иде. Балалар фәхишәлеге чәчәк ата, ә монда беркемнең дә эше юк, - дип ачулана Гөлзирә.
Фото: lovable-women.ru
Автор: Резеда Галикәева
Чыганак:
Читайте нас: