ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 март 2020, 17:58

Сак булыгыз: МММ пирамидасы

Бушлай сыр капкында гына дигән гыйбарәне ишетмәгән кеше сирәк булса да...

Бушлай сыр капкында гына дигән гыйбарәне ишетмәгән кеше сирәк булса да, халык төрле мошенниклар кармагына кабып кына тора. Менә инстаграмда беркатлылар өчен яңа шундый уен чыккан. Аның шартлары бик гади: инстаграмда гомереңдә беренче күргән бер кешенең исәбенә 2400 сум хәләл акчаңны "ыргытасың" да, иртәгә-берсекөнгә күктән 19200 сум күләмендә “бәхет” ишелеп төшкәнне көтә башлыйсың. Берни эшлисе юк һәм, шунысы кызык, һәрбер катнашучы бу “уенны” оттырышсыз дип уйлый.

Безнең халык 90нчы елларда кычкыртып талаткан МММ “партнерлары” булуын да күптән оныткан ахры.
«Общий котел», «Черная касса», «Система взаимовыручки», «Карусель»… Инстаграмда вирус кебек таралган бүгенге яңа галәмәтнең исемнәре шактый. Уендагы “бәхет”ең тулы булсын өчен син тагын туганыңны, танышыңны, дустыңны алып килеп яздырырга мәҗбүр булачаксың (юкса үзе теләп алданырга кеше тагын кайдан табып була инде?). Кеше таба алмасаң, йә башкаларның, бергә батмас өчен, тапканын көтеп утырасың, йә ахыр чиктә 19200 түгел, 2400 тәңкәсез дә каласың!
Тагын бер ягы бар, инстаграм – кешене алдау өчен иң уңайлы урыннарның берсе. Андагы алдакчыларны, гадәттә, полиция эзләп тә йөрми, чөнки күп очракта бу – файдасыз. Ышанмасагыз, тикшереп карагыз. Тик шулай да, пирамидада катнашам дип, акчагыз белән эзсез хушлашу шансларын барлап куегыз әле, яме. Тагын бер нәрсә бар. Әгәр сез социаль челтәрегез битендә, йә башка бер урында үз исемегездән “Пирамида”да катнашырга чакыру кәгазе урнаштырасыз, йә булмаса, дус-туганыгызны күлмәк чабуыннан 2400еннән колак кагарга үтереп кыстыйсыз икән, сезне Русия Җинаять кодексының 172.2нче маддәсе буенча кеше акчасын тартып алырга маташуда гаепләргә прокурорның тулы хакы бар. Ә бу статья буенча максималь җәза – 6 елга кадәр төрмә каралган. 2018 елда Русия Үзәк Банкы илебездә 168 финанс пирамидасы ачыклаган булса, 2019 елда андыйлар саны 237гә җиткән. Димәк, курыкмыйлар, димәк, керемле кәсеп...
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28380
mywishboard.com сайтыннан

Автор: Миләүшә Латыйпова

Читайте нас: