Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 март 2020, 11:48

Тыл ветераны

Хәтер сандыгы

Султый авылыннан Нәгыймә Мөҗипова өч яшендә әнисез кала.Тиздән әтисе өйләнә, үги ананың бер-бер артлы уз балалары туа. “Миңа балалыгым, җәберләүләр, ачлык, ялангачлык, авыр эш кебек тискәре хәтирәләр белән генә күз алдыма килә. Шулай ук уги әни мине мәктәпкә җибәрмәде, балаларын карарга кеше кирәк иде. Шуңа күрә минем бер сыйныф та белемем юк. Укырга язарга үзлегемнән өйрәндем”,- дип хәтер сандыгын барлый Нәгыймә Гыйльмулла кызы.
1941 елда әткәсе белән зур абыйсын сугышка алалар. Ә әнкәй абыйсы Әгзәм белән, үги ананың җәберләвенә түзә алмыйча, авылдагы бер ятим әбигә яшәргә күчәләр. “Әбинең сыеры бар иде. Миңа 10 яшь. Мал карыйм, сыер савам, ашарга пешерәм, әбине дә онытмыйм, өй эшләрен дә башкарам. Йөгерә- йөгерә эшли идем, колхоз эшеннән дә калмадым”, – дип дәвам итә сүзен Нәгыймә Гыйльмулла кызы. – Сугыш бик күп хатирәләр, ачлык-ялангачлык алып килде. Илебез азат булсын, тизрак жиңү көне килсен,- дип тырышып эшләдек, үзебезне аямадык.
Абыйсы Мәгърүф кайткач бераз җиңелрәк була. Сугыш инвалид ясаган әтисен ике кызыл армиясе носилкада кайтара. Каты яралардан соң аяклары йөрми, күзләре дә күрм ибашлый. Тиздән Мәгърүф өйләнә һәм туганннарын үз йортына ала.
– Жиңгәй бик уңган иде, өс-башны карады, тамак тук булды, -дип дәвам итә сүзен безнең герой. – Ниһаять, икмәк тәмен татыдым...
Тыл ветераны гомере буе савучы булып эшләгән, барысын да кул белән эшләгәннәр. Колхозда хезмәт эшчәнлеге елларында күп медаль һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медаленә ия. Нәгыймәне 17 яшьлек чагында бүләкләгәннәр. Үзенә тиң яры Ислам Шәригъ улы белән 1956 елда танышканнар, 4 бала тәрбияләгәннәр. Әмма бергә ике дистә елдан кимрәк бәхетле тормыш кичереп калырга өлгергәннәр, ул 45 яшьтә тол калган. Иренә тугры калган, улларын һәм кызын ялгызы
аякка бастыра. Ана йөрәге ике улының кинәт үлемен дә авыр кичерә...
Быел 90 яшен тутырачак хезмәт ветераны
кызы Вәсимә, кияве Мәдәви тәрбиясенда бәхетле картлык кичерә. Тугыз оныгы, унике туруны нәнәй, картнәнәй дип кена торалар. – Без күргән ачлыкларны, сугыш чорындагы авырлыкларны башка бер кем дә күрмәсен, доньялар тыныч булсын. Бу мул, рәхәт тормышның кадерен белеп яшәгез, – дип әнгәмәне тәмамлады Нәгыймә Гыйльмулла кызы.