ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 март 2020, 18:00

Дәү әтиләр горурлансын!

"Аҗаган-2020" хәрби-спорт конкурсы үтте

4 мартта "Яшьлек" ФОКы нигезендә "Аҗаган-2020" район хәрби-спорт конкурсы узды. "Хәрби" эштә белем һәм күнекмәләрен күрсәтү өчен, биредә 16 команда җыелды.
"Аҗаган" командаларны тезүдән башланды. Командаларга строй әзерлеге, пневматик винтовкадан ату төзлеге, көч күнекмәләре, катнаш эстафетада тизлек һәм зирәклек һ.б. күрсәтергә кирәк иде.
Яшь армиячеләрнең кешенең тормыш тереклеге хәвефсезлеге, хәрби хезмәт нигезләре буенча белем, күнекмәләрнең лаеклы дәрәҗәсен, физик әзерлекнең яхшы нәтиҗәләрен күрсәтүен билгеләргә кирәк, ә уңыш иң яхшыларга "елмайды" .
Йомгаклар ясалганнан соң Яңа Уртавыл авылы мәктәбе командасы инде ничәнче тапкыр пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Гимназиячеләр дә яңа уртавыллылар белән бергә беренче урынны уртаклашты.
Читайте нас: