ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 март 2020, 16:40

Хатыны бала тапканда янында булган ирләр ни кичерә?

Индира әни булырга әзерләнүгә җаваплы карады

Бу хакта Омск фаҗигасендә исән калган батыр якташыбыз Рөстәм Нәбиев тәфсилләп яза.


- Мин гаилә тормышының иң мөһим мизгелендә хатыным белән янәшә булуым һәм аңа ярдәм итү генә түгел, ә бәлки бу кичерешләрне, авыртуларны, бөтен процессны, хәтта кызыбызның туганына кадәр тоя алуым белән горурланам.
Бала табуда катнашырга теләк минеке генә иде. Индира үзе бу теманы беркайчан да кузгатмады, ә мин аңа бергә бала табарга теләвем турында белдергәч, ул гаҗәпләнде.


Индира әни булырга әзерләнүгә җаваплы карады. Әзерлек курсларына йөрде һәм хәтта мине дә шунда алып барырга тырышты. Тик мин моның кирәклеген күрмәдем. Мораль һәм психологик яктан 100 процент әзер идем инде. Без алдан шулай килештек - әгәр Индира бала тапкан вакытта минем чыгып торуымны тели икән, мин шунда ук чыгып китәчәкмен.
Минем өчен иң авыры аны тулгак тотуы булды. Бу хәл чагыштырмача 2,5 сәгать барды, Индирамның бу коточкыч авыртуларны кичерүен күрү авыр булды. Аңа һәрьяклап ярдәм итәргә тырыштым. Аның үтенече буенча, биленә массаж ясадым, чөнки ул бик авыртты. Авыртынулар вакытында коляскага таяна, чөнки болай аңа җайлырак иде.
Ә бала таба башлангач, мин, акушерларның аягы астында буталып йөрмәс өчен, читкә киттем. Кирәк түгел урында борылып карамадым да.
Бала бик тиз - 5 минут эчендә туды.
Күпләр үзеңә психологик травма булачак, бу ир-ат эше түгел, ә мөнәсәбәтләрдә дәрт юкка чыгачак диде.
Әмма мондый мәсьәләләрдә мин сезгә үз-үзегезгә һәм хатыныгызга колак салырга киңәш итәм. Чөнки болар барысы да индивидуаль, барысы сезнең үзегездән тора. Минем өчен Индира бәбидән соң да элекке кебек үк матур һәм татлы.
Мин барысын да башыннан ахырынача күрдем һәм хәтта баламның кендеген дә үзем кистем. Сөйгәнемә ничек авыр булуын күреп тордым. Шуннан мин аны тагын да югарырак бәяли башладым.
Ә иң тылсымлы мизгел - сабый дөньяга килеп, елап җибәрүе иде.
Ходай һәркемгә бу хисне гомерендә бер генә тапкыр булса да үзендә сынап карарга насыйп итсен!
Фото:vk.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/ /
Автор: Резида Валитова
Читайте нас: