ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 март 2020, 11:45

"Күңелдәге теләкләрне сезгә җиткерер сүзләр юк"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров гүзәл затларны 8 март бәйрәме белән котлады.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның "Торатау" конгресс-холлы залында үткән тантанада гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде.
- Кадерле гүзәл затларыбыз, сезгә барлык ир-атлар исеменнән мөрәҗәгать итәм. Сезнең кулда - гаилә җылысы, сез - кешелеккә гомер бирүче. Сез өйдә дә, эштә дә тәртип таләп итәсез, шул ук вакытта, наз өләшәсез. Сез күбрәк сәламәтлек саклау системасында эшлисез. Без киләчәктә дәваханәләр, мәктәпләр төзүне арттырачакбыз. Балаларыбыз - безнең киләчәгебез, алар сәламәт булырга тиеш. Залда күпбалалы хатын-кызлар да бар. Алар - әни генә түгел, гаделлек өчен көрәшүчеләр дә. Бүген залда алданган дольщикларны яклаучылар, югалган балаларны эзләүчеләр дә бар. Властьта хатын-кызлар күбрәк булган саен, аналар һәм балалар проблемалары, социаль мәсьәләләр яхшырак хәл ителә, дип уйлыйм. Күптән түгел бездә дә район хакимияте башлыгы итеп хатын-кызлар сайланды. Алар үзләренең җитди җитәкче булуын исбат итте дә инде. Хатын-кызларыбыз, сез тотынган һәр эштән изгелек, гүзәллек сибелә. Сез безгә дә көч, үз-үзебезгә ышаныч бирәсез. Рәхмәт сезгә! Күңелемдә сезгә әйтер теләкләр күп, аларны җиткерер сүзләр генә юк. Ләкин барлык көчле затлар исеменнән шуны әйтәсем килә, без сезне яратабыз, - диде Радий Фәрит улы.
Арытаба республика Башлыгы хатын-кызларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Чара матур концерт белән дәвам итте.
Читайте нас: