ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 март 2020, 11:29

Полицейскийның битенә типкән...

Хезмәткәрнең борыны сынган, ул дәваханәгә озатылган.

Нәтиҗәдә, хезмәткәрнең борыны сынган, ул дәваханәгә озатылган.

Кичә, 9 март көнне, 21 яшьлек егет Мәскәү үзәгендә полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән, дип хәбәр итә урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, исерек кеше башта эш машинасына зыян салган, ә аннары полиция хезмәткәре йөзенә аягы белән типкән. Хезмәткәр дәваханәгә озатылган, табиблар аның борыны сынуын ачыклаган. Егетне тоткарлаганнар һәм бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Арытаба ачыклануынча, аның моңа кадәр дә полицейскиларга һөҗүм иткәне булган. Хәзер аңа ике ел төрмә яный.
Фото: "РИА Новости" /Алексей Филиппов фотосы

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: