ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 март 2020, 10:10

Путин: Төп законда элек балалар турында болай әйтелгәне юк иде

Ил Президенты Владимир Путин балаларга аерым мөнәсәбәт турындагы кагыйдәләрнең Русия Федерациясе Конституциясендә кертелүен нигезле дип исәпли.

Ил Президенты Владимир Путин балаларга аерым мөнәсәбәт турындагы кагыйдәләрнең Русия Федерациясе Конституциясендә кертелүен нигезле дип исәпли.
Бу хакта ул Конституциягә төзәтмәләр әзерләүче эшче төркем белән очрашуда әйтте.
Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталина фикеренчә, Русия власте балаларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү өчен шартлар тудырырга тиеш дигән нигезләмәләрне төп законга кертергә кирәк. Ул Конституциядә балаларны “Русиянең мөһим байлыгы” дип билгеләргә дә тәкъдим итте.
“Минемчә, бу нигезле. Русия халыклары традицияләрендә балаларга карата һәрвакыт үзгә, сакчыл мөнәсәбәт булуын иәпкә алып та моның белән килешергә мөмкин, – диде Путин. – Төп законда элек балалар турында болай турыдан-туры әйтелгәне юк иде, шикелле, минемчә”.
Балалар турындагы кагыйдәләр илне берләштерергә сәләтле “әхлакый башлангыч” булачак дип исәпли ил башлыгы. Русиядә демографик хәлнең катлаулы булуын исәпкә алганда бу адым үзен аклый, ди Президент.
Автор : Язгөл Сафина
Фото: Михаил Метцель/ТАСС
Читайте нас: