ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 март 2020, 15:30

Кое чистартканда балчык астында калган...

Хәл арытаба җентекле тикшереләчәк

8 март көнне Дуван районында яшәүче 36 яшьлек ирнең гомере көтмәгәндә өзелде.

Бу көнне ир бер шәхси йорт ихатасында кое бурасын сүтәргә була. Көтмәгәндә кое кырые убылып китә һәм ир балчык астында торып кала. Бәхетсезлеккә каршы, бу вакытта янәшәдә булучылар да аңа ярдәм итә алмый.

Ирнең үле гәүдәсен балчык астыннан коткаручылар гына тартып чыгара ала. Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерүләр дәвам итә.

Республикага яз быел бик иртә килгәнлектән, язгы эшләрне башкаручылар да күп. Бу вакытта хәвефсезлек кагыйдәләрен онытырга ярамый. Һава торышының тотрыксыз булуы да бәхетсезлекләрне арттыра. Игътибарлы булыйк!
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Чыганак:
https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: