ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 март 2020, 13:10

Әзерлек сызыгында

Яңавылда көч һәм чараларны карау үтте

13 мартта "ЯнаулВодоканал" ширкәте нигезендә көч һәм чараларны һәрьеллык карау узды. Техника һәм "җанлы көч" әзерлеге сызыгында авиатехника гына юк иде, хәер, ул каралмаган да. Карауны район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов үткәрде. Ул чарада катнашучыларның һәркайсын сәламләде, әзерлек һәм кәефләрен сорашты.
Тоташ алганда, коммуналь хезмәтләр дә, янгын сүндерүчеләр дә, хокук саклау структуралары һ.б. әзерлеген күрсәтте. Кабартылган көймәләрнең 2020 елның язында да кирәге булмас, дип ышанасы килә. "Зур су"ның Яңавыл районында соңгы тапкыр 2011 елның язында "хуҗа" булуын билгеләп үтәбез.
Читайте нас: