ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 март 2020, 12:25

Зур су-2020: фаразлар

Җылы кыштан соң ташкын нинди булыр?

Яңавыл районында ташкын-2020 нинди булыр? Бу сорауны район хакимиятенең ГОЧС һәм мобилизацион әзерлек эшләре секторы мөдире Рөстәм Нуртдиновка юлладык:
– Тәүдә март аенда һава торышы хакында бер-ике сүз. Йола буенча ул тотрыксыз булачак. Язның беренче аенда көндезге һава температурасы -5+5 градус булуы көтелә. Төнлә салкын, -15 градуска кадәр суытырга мөмкин. Җепшек кар, карлы яңгыр төрендә явым-төшем көтелә.
Ә менә мартның 20ләрендә Яңавыл районы территориясендә кар ныклап эри башлаячак. Үткән еллар күрсәткечләре белән чагыштырганда, агымдагы яз зур су көтелми. Хәер, бу тынычлану өчен сәбәп түгел.
Район хакимияте тарафыннан "2020 елда язгы ташкын чорында ташкынга каршы чараларга әзерлек һәм үткәрү турында" карар кабул ителде, язгы суларны аварияләрсез үткәрү буенча чаралар планы төзелде. Барлык хезмәтләр, берәмлекләргә кирәкле мәгълүмат җиткерелде, ташкынга каршы беренче чираттагы эшләр исемлеге (кизү тору, халыкка мәгълүмат ясау, кювет һәм су үткәргечләрне ачу һ.б.) расланды.
Ә турыдан-туры ташкын алдыннан гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы планлаштырылган, табигатьнең төрле талымнарына мөмкин кадәр әзер булу өчен, биредә дөрес карарлар кабул итәргә кирәк булачак.
Читайте нас: