Иркутск өлкәсенең Тайшет шәһәрендә шәхси йортта дүрт бала янгын корбаны булган. Тикшерү версиясе буенча, 14 мартта 21 сәгатьтә Тайшетның Горная урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыккан.
Янгын сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр 11 айлык, өч, дүрт һәм алты яшьлек дүрт балаларның мәетен тапкан. Гаилә уңай яктан характерлана.
Полиция һәм янгын сүндерүчеләрнең башлангыч версиясе буенча, өйгә кемдер ут төрткән. Әлеге вакытта биредә тикшерүләр бара. Бу хәл буенча җинаять эше ачылган.