ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 март 2020, 10:45

Азык-төлек җитәрлек, бәяләр артмаячак

Башкортстанда азык-төлек күләме ким дигәндә ярты елга җитәрлек

Кибет киштәләре карабодайны һәм бакалея продукциясен кибетләрнең вакытында тулыландырырга өлгермәве сәбәпле бушап кала. Башкортстанда азык-төлек күләме ким дигәндә ярты елга җитәрлек.


Коронавирус таралуга каршы брифингта Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев югарыда атап үтелгән продуктларның бәясе кыйммәтләнергә тиеш түгел, дип билгеләп үтте.
"Мондый курку-шикләнүләргә иртәрәк, - дип тынычландырды Алексей Гусев. - Бүген бездә азык-төлекнең яшелчә-җимеш төркеменә (бу сезонлылык белән бәйле) бәяләрнең бераз артуы бар, әмма бакалея төркеменә кыйммәтләнү юк. Һәм, мониторинг мәгълүматлары буенча, соңгы атнада бәяләр арту булмады".
Белгечләр карабодай, дөге һәм башка ярмаларны, макарон сатып алу белән ашыкмаска киңәш итә. Бу продуктлар төбәкнең запасларында бар.


"Башинформ".
Автор: Фануз Хабибуллин
Чыганак:
Читайте нас: