Ә ашатучы юк! Җырчы Гөлназ Асаеваны соңгы вакыйгалар аптырашта калдырган.
«Дуслар, кызык та, кызганыч та замана килеп житте. Мин инде үзем, тулаем иҗат кешесе буларак, аптырашта калдым: минем белемем дә музыкаль, мин бүтән өлкәдә эшли алмыйм, ә ашыйсы килә. Бүгенге көндә барлык концертлар кичектерелде, димәк, финанс ягы да кимеде. Күп иптәшләремнең бу өлкәдә эшләвен белгәч, мин дә ныклы адым белән эшләргә булдым, чөнки мине үз-үземнән башка эт тә ашатмый, бу — факт. Кемнәргә тагын бу замана чире тиде? Нишлибез?», дип яза Гөлназ Асаева.