Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 март 2020, 15:35

"Сез карантинга китәргә тиеш!"

Башкортстан Башлыгы күптән түгел чит илләрдән кайткан республика халкына чираттагы тапкыр мөрәҗәгать итте

Ул аларны законны бозмаска һәм өйгә кайтып җитүгә үк карантинга китәргә чакырды.

— Сез карантинга китәргә тиеш. Барыгыз да. Италиядә, Испаниядә, Франциядә булганнар гына түгел... Русиядән читтә булган һәркем кайткач та ике атналык карантинга китәргә тиеш. Бу минем теләгем түгел, бу - Русиянең баш санитар табибы боерыгында билгеләнгән норматив таләп. Аны бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы билгеләнгән, — диде ул.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова үз чиратында билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта гына Уфага гына да коронавирус буенча имин булмаган илләрдән 1441 кеше килгән.

Ленара Иванова әйтүенчә, Уфада бүген әлеге категория кешеләрне тикшерү тәмамланачак һәм республиканың барлык башка районнарында һәм шәһәрләрендә башланачак. “Беренче дулкын” тәмамлангач, төбәктә “икенчесе" старт ала. Аңа чит илләрдән килгән барлык гражданнар, шулай ук хәвефле төркемгә кергән өлкән яшьтәге инвалидлар һәм пенсионерлар эләгәчәк.

"Больничныйлар режим бозылмаган очракта гына түләнәчәк", - дип өстәде ул.
Фото: adminufa
Автор: Резеда Галикәева
Чыганак:
https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас в