Рәисә һәм Данил Борһановлар белән берничә ел элек таныштым. Дәртле, ачыклар. Рәисә Исмәгыйль кызы, тугры юлдаш буларак, һәрвакыт Данил Фаил улы белән янәшәдә, һәрвакыт яклый, киңәш бирә. Аларның тарихы ярты гасыр элек башланган.
– 1968 елда Магнитогорск төзелеш техникумына укырга кердем, – дип сөйли Вәрәш авылында туып-үскән Данил Фаил улы. – Һадый исемле егет белән дуслаштым, аның белән һәр ял көнендә Әбҗәлил районына кайта идек. Тиздән алар йортында үз кешегә әверелде, уллары кебек, дип әйтергә мөмкин. Ә җәй көне Сибай медучилищесыннан кызлары Рәисә каникулга кайтты. Аны күргәч тә, аның язмышым булуын аңладым.
Абыйсының дусты Рәисәнең дә күңеленә хуш килә, бер-берсенә гашыйк булалар. Бер елдан Борһановлар гаиләсе туа. Төзелеш техникумын тәмамлагач, иремә повестка тапшырдылар. Яшь хатыны аны Вәрәштә көтеп кала, үзе Яңа Уртавыл амбулатор дәваханәсенә эшкә урнаша.
– Армиядән соң, бәхет эзләп, кулда кечкенә кызыбыз белән ил буенча бераз йөрдек, – дип искә ала Борһановлар. – Ләкин туган җирләрдән яхшырак урын тапмадык, шулай да Яңавылда нигезләнергә карар иттек.
Хаклы ялга чыкканчы, Данил Фаил улы – төзелеш-монтажлау идарәсе, ә Рәисә Исмәгыйль кызы ЦНИПРда лаборант булып эшләгән. 2008 елда Борһановлар Истәк микрорайонында үзләре төзегән яңа йортка күчә. Зур бакчалары бар, биредә Рәисә Исмәгыйль кызы төрле яшелчә-җимеш үстерә. Бәйрәмнәрдә кызлары Гөлнара һәм оныкалары Гүзәлнең гаиләсе еш килә.
Алар бер-бер артлы Исламга килгән, дини уку йортларына укырга кергәннәр. Соңгы ике елда Данил Борһанов урындагы мәчеттә имам хезмәтен алып бара, бинаны төзекләндерү һәм җылыту буенча зур эш күләме үткәрүне оештырган. Ниһаять, мәчеткә газ үткәрә, идәннәрен ремонтлый алганнар. Рәисә Исмәгыйль кызы мәчеттә якшәмбе курслары алып бара.
Борһановлар, яхшы тормыш көттек, дип исәпли. "Бер идеягә хезмәт итәбез, бер максат белән яшибез, бу бәхетле булу өчен сәбәп түгелме?" – ди алар.