Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 март 2020, 12:10

Карантинны боздыңмы - 1 миллион сум штраф!

Русия Хөкүмәте Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләрне хуплады

Бүгеннән карантинны бозган өчен җаваплылык катгый булачак.

«Хәзер безнең төп бурыч — киләчәкне фаразлап эшләү, вирус таралуны минимальләштерү», — диде Хөкүмәт Премьер-министры Михаил Мишустин.

Әгәр карантин кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә чир башка кешегә йокса һәм ул үлсә, штраф 150-300 мең сум тәшкил итәчәк. Вазыйфалы кешеләр 300-500 мең сум түләячәк.

Гамәлләре әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудырган кешеләр 15-40 мең сум, вазыйфалы кешеләр 50-150 мең сум штраф түләргә мөмкин.

Юридик берәмлекләрнең гамәлләре берәрсенең үлеменә китерсә, алар 1 миллион сум штраф түләячәк.

Фото:go.mail.ru.
Читайте нас в