Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 апрель 2020, 11:55

Беренче дәрес Радий Хәбировтан булачак

6 апрельдә Башкортстанның барлык мәктәпләре дә дистанцион рәвештә укый башлый

Беренче дәресне иртәнге сәгать унда республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәрәчәк, алга таба процесс мәктәпләр тарафыннан билгеләнгән расписание буенча барачак.


«Ике атна дәвамында республиканың барлык укытучылары теоретик һәм гамәли блок буенча укулар уздыра. 1147 педагогны хәзерге вакытта Интернетка тоташтыру мөмкинлеге юк, 34 мең укытучының бу өлеше генә мәктәпкә килә һәм балалар белән эшләячәк», — дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.


Моңа җавап итеп, республика Башлыгы интернет-провайдерларның бу мәсьәләләрне хәл итә башларга тиешлеген әйтте.
Шул ук вакытта дистанцион укытуга барлык педагогларны да җәлеп итү мәҗбүри.


"Укытучыларның төп өлеше эшли башлый. Кайда мөмкинлек юк, аларга тотынмагыз. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы узгач, без аларны Интернетка тоташтырачакбыз", -
дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.


Фото: bashinform.ru
Автор: Резида Валитова
Читайте нас в