ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 апрель 2020, 18:30

Кайгы өстенә хәсрәт...

Башкортстанның республика клиник хастаханәсендә үлгән 80 яшьлек әбидә коронавирус табылуы турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте

Кызганычка каршы, әлеге әби танылган татар җырчысы Әнвәр Нургалиевның газиз әнисе булып чыкты.
“Әни якшәмбе көнне 5 апрельнең кичендә өзелде. Безгә хәбәр иттеләр. Коронавируска шик бар дидедәр, аннары бу диагноз расланды. Дүшәмбе көнне безгә аны табутта бирделәр, туган якка Башкортстанның Әлшәй районы Әүрүз-Тамак авылына кайтып җирләдек. Зиратта бары тик 10 гына кеше иде, мин хәтта машинадан чыкмадым. Соңгы тапкыр мин әни белән 12 көн элек күрештем. Аннары аны реанимациягә салдылар. Әни 17 гыйнвардан бирле авырый, башта Раевка бистәсенең хастаханәсендә ятты, аннары Уфага алып киттеләр. Ничек эләктергән ул чирне – билгесез", - дип сөйләнгән җырчы «Азатлык»ка.
Әнвәр Нургалиев соңгы тапкыр чит илгә узган елның августында барган. «Бүтән чыгып йөрмәдем. Әлеге вакытта хатыным, ике балам белән өйдәбез. Тест ясатуны сорадым», дигән җырчы.
Автор : Ибрагимова Эльмира
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: