Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 апрель 2020, 12:15

Озын бәйрәм яллары көтелә

Гражданнарны май аендагы озын бәйрәм яллары көтә

Мәгълүм булуынча, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, апрель күпчелек халыкка эшләми торган ай дип игълан ителде. Бу айдан соң, гражданнарны май аендагы озын бәйрәм яллары көтә.
Башкортстанның Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, яз һәм хезмәт көне һәм Бөек Җиңү көне уңаеннан сигез көн ял биреләчәк. Республика халкы биш көн рәттән -1 майдан 5 майга кадәр ял итәчәк. Аннан соң кыска эш атнасы - 6 майдан 8 майга кадәр. 9 майдан 11 майга кадәр, шулай ук бәйрәм көннәре. Өстәвенә, 30 апрельдә һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Фото: Башинформ
Читайте нас в