Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев Инстаграм сәхифәсендә, үземдә һәм гаиләмдә коронавирус юк, дип хәбәр итә. Әмма аңа карата әйтелгән янау сүзләре өчен кайбер кешеләр җавап тотачак.
«Якынча өч ай элек гаиләбез зур бәлагә тарыды. Әниебез авырып китте. Район хастаханәсендә дәвалау уңай нәтиҗәләр бирмәде. Без аны Уфадагы Республика клиник хастаханәсенә алып килергә булдык. Салдылар һәм шул көнне әнигә операция ясалды — аның аягын кистеләр. Бер атна узу белән ул инсульт кичерде. Әни бер ай чамасы неврология бүлегендә ятты, аннары аны реабилитация бүлегенә күчерделәр. Әнинең гомере өзелгәндә мин аның янында булмадым, әнинең вафатына кадәр мин атна-ун көн хастаханәгә бармадым. Әни реанимация бүлегендә иде. Табиблар безгә әнинең коронавируслы була алганы турында әйтмәде. Моны дәлилләгән анализлар да юк иде.
5 апрельдә әнинең йөрәге туктады. Кичерә алмаслык кайгы. Әмма әнине ярып караганнан соң аның коронавирус белән дә чирләгәне ачыкланды. Минем өстемә тәнкыйть, янау сүзләре яудыра башладылар. Кайбер кешеләр миннән мөртәт, «изгой» ясадылар. Мин газиз кешемне рәтлечә, ул лаек булганча соңгы юлына озата алмадым.
Бүген рәсми рәвештә шуны әйтәм: мин, гаиләм коронавируска тест тапшырды. Нәтиҗәләре килде: миндә дә, гаиләмдә дә коронавирус юк!
Әмма сорауларым калды:
1. Әнием РКБда дәваланган килеш ничек коронавирус йоктыра алган?
2. Аерым кешеләрнең, кайбер матбугат чараларының миңа карата яла ягу, эзәрлекләү, мыскыл итүе булды. Русия кануны нигезендә аларга җавап тотарга туры киләчәк. Социаль челтәрләрдә миңа әйтелгән барлык мәсхәрә, янау сүзләрен туплап, ул кешеләрне җаваплылыкка тарттырачакмын", - дип яза ул.