ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-28 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 апрель 2020, 18:50

"Һәркем өчен көрәшегез!"

БР Башлыгы Радий Хәбиров киңәшмәдә коронавирус хәле буенча медицина штабы оештырырга тәкъдим итте

— Республика клиник дәваханәсе хәзер бик зур проблема тудыра, табибларның зур катламы эштән читләштерелде. Без дәвалаучыларны каян табабыз? — дигән сорау куйды төбәк җитәкчесе. — Медицина штабы кебек нәрсә булдырырга һәм аны “Сәламәтлек сәгате” дип ерактан үткәрергә тәкъдим итәм. Бу бигрәк тә дәваханәләр базасында йогышлы авырулар өчен койкалар урнаштырылган, карантин булган дәваханәләр баш табибларының үзләреннән дөрес мәгълүмат ала алу өчен кирәк. Ул “Сәламәтлек саклау” сәгатенә охшаш чара булачак һәм коронавирус белән бәйле хәлгә генә багышланачак.


Медицина штабы утырышларында баш табиблар дәваханәгә нинди җиһазлар сатып алырга кирәк, шулай ук пациентларның һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеге торышы турында оператив рәвештә хәбәр итәчәкләр. Штаб утырышлары җомга яки сишәмбе көннәрендә үткәрелер дип планлаштырыла.


— Һәркем өчен көрәшегез, — дип мөрәҗәгать итте сәламәтлек саклау министрына республика Башлыгы. — Аңлыйм, бик авыр. Сез белдергәнчә, кайбер пациентлар шактый авыр хәлдә. Алга таба хәрәкәтләнәбез, иллюзияләр булырга тиеш түгел: инфекция мотлак киләчәк һәм ишек шакыячак. Ул инде шакыды, ул монда...


Фото: bashinform
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас в