Италия һәм Испания табиблары фикеренчә, аякларда барлыкка килгән кызыл тимгелләр коронавирусның беренче билгеләре булырга мөмкин. Аеруча алар коронавирус ачыкланган балаларда һәм үсмерләрдә еш күзәтелә.
Белгечләр тимгелләрнең кызамыкка охшаш булуын билгели. Тәннең кызарып торган урыннары, гадәттә, аяк бармакларында була һәм бераздан эз калдырмыйча үзләре бетә икән.
Табиблар бу билгегә җитди карарга киңәш итә һәм мондый билге күзәтелсә, өйдә изоляциядә булырга куша. Шулай да аяклар кызарудан гына шунда ук табибка йөгерергә кирәкмәгәнлеген дә билгели медиклар. Бу билгене үзендә сизгән кешеләр сәламәтлек торышын игътибар белән күзәтә башласын.
Фото: Spanish General Council of Official Podiatrist