Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 апрель 2020, 12:47

Яңавыл һәм яңавыллылар

Очсыз-кырыйсыз тормыш һәм язмыш

Бу мәкалә – безнең өчен бик кадерле кеше – хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Габидулла кызы Вәлиевага сөю һәм ихтирам билгесе. Бу көннәрдә аңа 88 яшь тулды.
Зәйтүнә Габидулла кызы 1932 елда Яңавыл районының Җырка авылында туа. Әтисе тегермәндә эшли, бик оста кеше була, үзе тырма, көрәк, урак эшли, чабата үрә. Әнисе колхозда тавыклар, сыерлар карый, яшелчә үстерә, йорт хуҗалыгы алып бара. Зәйтүнә Ямады авылы мәктәбендә укый. Хезмәт эшчәнлеген ул алты яшендә үк башлый. Эшчеләргә бирелүче 100 грамм он алу өчен әнисе белән бергә колхозда төрле эш башкара.
Сугыштан соң хезмәт эшчәнлеген фермада дәвам итә. Дәү әнисе ныклы гәүдәле, көчле һәм чыдам кыз була. Якташ ахирәтләре белән бергә бөтен авыр эшне кул белән башкара: мал-туар һәм чебиләр өчен су алып кайталар, сарыкларны дәвалыйлар, кырыс салкын кышта ат белән басуга саламга баралар, үгез белән җир сөрәләр, юллар төзиләр, агач әзерлиләр. Йомырка базасына тавык йомыркасы алып килүләрен үзгә дулкынлану белән сөйләде. "Иртән иртүк юлга чыга идек, иңдә йомырка тутырылган чиләкләр белән көянтә. Нигездә җәяү барабыз, уңай туры килсә – атта. Чиләкләр авырлыгыннан кулбаш авыртуын әлегә кадәр хәтерлим, көянтәдән тән тиресе канап тора, арка арудан сызлый иде...".
Зәйтүнә Габидулла кызы бәхетле гаилә тормышы кичерә. Дәү әти Дәүләтхан Хәбибрахман улы белән сабантуйда таныша. Бер генә сабан бәйрәме дә аннан – батырдан башка үтми, һәрвакыт призлы урыннар гына яулый. Аларның очрашуы язмышның үзе тарафыннан алдан билгеләнә. Бергәләп Яңавылда йорт төзиләр, ике уллары Дилфат һәм Рифатны тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе эшлиләр, тырышалар, бөтен нәрсәгә өлгерәләр.
Ләкин язмыш аларны сынаудан туктамый. Мәкерле авыру өлкән уллары Дилфатны бөтенләй яшь килеш алып китә. Бу алар өчен дә, барыбыз өчен дә авыр вакыт булды. Көчле кешеләр бу кайгыны җиңеп чыкты. Ә дүрт ел элек дәү әни сөекле ирен дә җирләде. Безнең өчен ул мәхәббәт һәм үзара ихтирам, ярдәмгә нигезләнгән сәламәт һәм ныклы гаилә .
Зәйтүнә Габидулла кызы искткеч хикәяче: үткән еллар вакыйгалары, аралашкан, бергә эшләгән кешеләрен бик яхшы хәтерли. Ул тимер юл, почта, Файдалану-техник элемтә узелында эшләде, ә "Башнефть" идарәсе ахыргы эш урыны булды, хаклы ялга биредән чыкты.
Без, аның хәстәрлекле кулларында үскән оныклары, аңа бик бурычлы. Ул бездә башкарган эш өчен җаваплылык, үз-үзеңә ышаныч, эш сөючәнлек, өлкәннәргә ихтирам кебек сыйфатлар тәрбияләде. Алты турунның карт әнисе, ул аларны чиксез ярата. Яше һәм сәламәтлеге белән проблемаларга карамастан, дәү әни рух дәртен югалтмый: таяк белән акрын гына булса да, ихатасын урап чыга. Оныклары түтәлләргә яшелчәләрне дөрес утыртканмы, аларны ничек каравын тикшерә, көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Үзен кирәкле һәм файдалы итеп тоярга, тирә-юньдәге хәлләрдән хәбәрдар булырга тырышуын аңлыйбыз, чөнки ул нәкъ шулай яшәргә күнеккән.
"Балачагым, яшьлегем үткән, сугыш елларында бергә эшләгән, серләрне уртаклашкан ахирәт һәм танышларны сагынам. Кызганычка каршы, иптәшләремнән үзем генә калдым, ул авыр заманнар, яшьлекне бергә искә алырдай кешеләр янәшәдә юк инде, кайдадыр көлер, ә кайдадыр елап та алыр идек..." – дип пышылдый ул.
Сөекле дәү әнигә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле озын гомер телисе килә, шатлыклы мизгелләре күп булсын. Ә без һәрвакыт аның янында булырбыз, ярдәм һәм яклауга ул һәрчак исәп тота ала, чөнки безнең өчен ул иң мөһим һәм кадерле кеше. Синең алда түбәнчелек белән баш иябез, нәнәй һәм барысы өчен зур рәхмәт!
Балалары һәм оныклары исеменнән Гөлназ Вәлиева.

Читайте нас в