Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 апрель 2020, 16:51

Иҗади күңел көче

Яңавыл волонтеры карантин вакытында өлкәннәргә ярдәм итә

Районның берничә мең өлкән кешесе катгый үзизоляция режимында булган көннәрдә иреклеләр аларга туклану продуктлары, иң кирәкле товар һәм дарулар китерү белән ярдәм итә. Волонтерлар штабының Яңавыл районында беренче көннәрдә үк – 27 марттан булдырылуын исегезгә төшерәбез, иреклеләр заявкалар буенча эшне 30 марттан башлаган.
Лера Галәуованы штабта иң актив волонтерлардан берсе диләр. Ул 7 санлы "Кыңгырау чәчәк" балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли, Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан ял дип игълан ителгән көннәрне ул изге эшкә багышларга карар иткән.
– Шәһәрдә өлкәннәрне яклау штабы булдырылуын социаль челтәрләрдән белдем, – дип сөйли Лера Мәснәви кызы, – Ирем Раушан белән киңәшләштем, ул башлангычны хуплады.
Волонтерлар штабы урнашкан Яшьләр сараенда заявка тутырдым, онлайн-уку үттем, махсус сертификат алдым. Иң катлаулы мизгелдә читтә калырга хакым юк, дип исәплим. Минем, зур булмаса да, ярдәмем чыннан да кирәклеген күреп, канәгатьлек алам.
Лера, мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылу әти-әнидән күчте, ди.
– Гомере буе алар җәмгыять өчен файдалы булырлык итеп яшәргә тырышты, безне дә шулай өйрәтте, – дип уртаклаша ул.
Яңавыл волонтерлары график буенча кизү тора. Яңалыкларны махсус чаттан беләләр.
– Кизү көнне штабка киләм, инструктаж үтәм, биредә тән температурасын үлчим, журналга язам һәм сак чаралары – битлек, перчатка, дезинфекцияләү чаралары һәм волонтер киеме алам, – дип аңлата эш көнен Лера Мәснәви кызы. – Штабта миңа заявкалар исемлеген тапшыралар. Сменасына биштән унга кадәр кешегә йөреп чыгам. Заказны катгый инструкциягә ярашлы тапшырам. Әби-бабайлар, дүрт дивар эчендә утырып, җанлы аралашуны сагынды, әлбәттә. Чәй эчәргә чакырган чаклары да була, ләкин кагыйдәләр һәм дистанция саклыйбыз.
Лераның ире Раушанның да гаять шәфкатьле һөнәр иясе икәнлеге ачыкланды – 109 санлы янгын-коткару бүлегендә коткаручы булып эшли. Галәуовлар гаиләсендә ике кыз үсә Регина 10нчы сыйныфта укый, Әминәгә – биш яшь. Алар, үз чиратында, әти-әнисеннән шәфкатьлелек һәм кеше хәленә керә белүчәнлек ала һәм әлбәттә инде, актив, файдалы яшәргә өйрәнә.
Читайте нас в