Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 апрель 2020, 15:16

Җиңү солдатлары

Батырлыгы белән горурланабыз

Бөек Ватан сугышы – вакыт үтү белән хәтер юылмаган сирәк тарихи вакыйгалардан берсе. Кадерле ветераннар ел саен тормыштан китә, кыйммәтле документларны табу катлаулана. Шуңа күрә тыныч киләчәк өчен гомерен аямаган геройларны хәтерләргә тиешбез.
Бөек Ватан сугышы барганда, дөньяда без дә, хәтта әти-әниләр дә булмаган. Әмма сугыш турында күп ишеткән бар, чөнки ул һәр йортка кергән. Бөек Ватан сугышында катнашкан искиткеч карт әтиебез булуын гаиләдә еш ишетә идек.
Галләм Фәүхетдин улы Фәүхиев 1915 елның 5 маенда Асаудыбаш авылында туган. 1938 елда армиягә алынган. 1938 елдагы Хәсән сугышларында катнашкан. Лаеклы хезмәт итеп, карт әти туган колхозына әйләнеп кайткан. Ә инде 1941 елның 29 июнендә фронтка алынган. Танк бригадасының 34нче гвардиясе бүлекчәсе командиры булып хезмәт иткән. Сугышларның берсендә яраланган һәм госпитальгә җибәрелгән. Дәвалангач 284нче укчылар дивизиясенә укчы булып җибәрелгән. 1943 ел карт әти өчен бик авыр булган. Немецлар белән сугышта берничә тагын берничә яра алган. Алар сәламәтлеге өчен бик авыр булган. Ул тоташ өч ай буена госпитальдә яткан. Арытаба сугышуын дәвам иткән. Аны янә бүлекчә командиры итеп билгеләгәннәр, инде дүртенче гвардия һава-десант дивизиясенең. 1944 елның октябрендә Югары Баш командующий И. В. Сталин кулыннан өч рәхмәт хаты алган. Беренчесе – Рига шәһәренең көньяк-көнчыгыш өлешендә немецлар оборонасын өзгән өчен (Советлар Союзының Югары Баш командующий маршалы иптәш Сталинның 19.09.1944 елдан 183 санлы боерыгы белән), өченчесе – Витебск шәһәрен азат иткән өчен. Өченче рәхмәт Шауляй шәһәрен азат иткән өчен. Галләм Фәүхиев 1945 елның 25 сентябрендә өенә әйләнеп кайта. Батырлыгы һм кыюлыгы өчен "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "Хәрби хезмәтләр өчен", "Батырлык өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Хатыны белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Фронт яралары сәламәтлегенә йогынты ясый. Карт әти 1967 елда тормыштан китә. Аны фоторәсемдә генә күргән бар. Әмма аның турында сөйләүләр буенча карт әтинең нинди чыдам, Ватанына карата тугры булуын белдек. Һәм без янә горурлык белән, кулга аның портретын тотып, "Үлемсез полк"та атлаячакбыз.
Алина һәм Камил Фәүхиевлар.
Читайте нас в