Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 февраль 2021, 14:59

Ел укытучысы-2021

Педагогик һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды

Автор: Раушания Гарифуллина
Рөстәм Сангов фотосы
5 февральдә "Яңавыл районының ел укытучысы-2021", "Яңавыл районының башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2021" һәм "Елның яшь укытучысы-2021" конкурсларына йомгак ясалды. Иң яхшысы исеме өчен унбиш педагог көрәште. Аларның барысының да эш стажы, квалификация категорияләре төрле, әмма аларны һөнәргә тугрылык, яраткан эш белән мавыгу, укучыларын сыйфатлы укыту һәм тәрбияләү теләге берләштерә.
Конкурс ике этапта узды. 25 гыйнвардан 3 февральгә кадәр катнашучылар жюри хөкеменә интернет-ресурслар (читтән торып), "Укытучы хезмәте нәтиҗәсен ничек үлчәргә?", "Сәламәт булырга өйрәтәм", "Хыялым мәктәбе" темаларына эссе, методик семинар, шулай ук таныш булмаган сыйныф белән үзара эш итә белү күнекмәсен күрсәтергә кирәкле дәрес тәкъдим итте.
Тугыз педагог финалга чыккан. Алар И. Ш. Мөкъсмнов исемендәге гимназия нигезендә мастер-класслар үткәрде. "Белем бирү сәясәтчеләренең түгәрәк өстәле" конкурсы соңгысы булды, 4 санлы мәктәптә жюри рәисе – мәгариф идарәсе башлыгы Эльвира Шәехова белән тармакның көнүзәк проблемалары тикшерелде.
Финалга чыгучыларны җомга көнне МКДЦда хөрмәтләделәр. Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гәүһәр Миндиярова барлык катнашучыларны сәламләде һәм арытаба уңышлар теләде. Ул билгеләвенчә, барлык конкурсантлар катлаулы сынауларны намуслы узган һәм мәктәбеннән лаеклы вәкил булган.
– Башкача бер генә хезмәт тә, педагогия хезмәте кебек, үзеңне эшкә шулкадәр багышлау, зур күңел чыгымнары таләп итми. Көндәлек хезмәтегез, һөнәрманлык һәм сөюегез өчен рәхмәт, кадерле хезмәттәшләр. Сез эшегезнең бөек энтузиастлары! – диде ул.
Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча лицейның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Сафина конкурста гран-при яулады.
"Елның яшь укытучысы-2021" конкурсында беренче һәм икенче урыннарда 4 санлы мәктәптән Надежда Баташова һәм лицейдан Арина Шибанова, И. Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназиянең физик культура укытучысы Ревил Киндяжев өченче урын яулады.
"Яңавыл районының ел укытучы-2021" конкурыснда пьедесталның беренче баскычында инглиз теле укытучысы Раушания Баязитова, икенчедә – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лиана Шөгәепова (икесе дә лицейдан), ә Каймашабашы авылы мәктәбенең мәгълүмат-аралашу технологияләре укытучысы Эвелина Камидуллина "бронза" яулады.
Башлангыч сыйныфлар укытучылары Алена Гыйзетдинова (Истәк авылы мәктәбе) һәм Динара Нургалиева (1 санлы мәктәп) "Һөнәргә тугрылык", "Һөнәри компетентлык" номинацияләре җиңүчесе булды.
Җиңүче һәм призерлар мәгариф идарәсе грантлары алды, конкурста катнашучы һәм номинантларга акчалата сертификат тапшырылды.
Ирина Сафина, гран-при иясе:
– Конкурста тәү тапкыр гына катнашмыйм – "Башкорт теле һәм әдәбиятының ел укытучысы-2014" төбәкара конкурста катнашу тәҗрибәсе булды, ул вакытта "Педагогик перспектива" номинациясендә билгеләндем.
Минем өчен конкурста катнашу үзе – зур намус. Мәктәпнең ышанычын аклыйсы, нәрсәгә сәләтле булуны күрсәтәсе килде. Башкалар да белемен тулыландыра алсын өчен, үз технологиямне чагу, тулы һәм отышлы итеп тәкъдим итәргә теләдем. Шул ук вакытта, башка конкурсантларны тыңлап, байтак кызыклы идеяләр алдым, аларны үстерергә һәм үз эшчәнлегемдә кулланырга мөмкин.
Үземнең мәктәптән барлык хезмәттәшләргә конкурска әзерлектә ярдәме өчен зур рәхмәт белдерәм. Иң мөһиме – өстәмә тәҗрибә алдым һәм үземнекен гомумиләштердем.
Читайте нас