ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+26 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 март 2021, 09:30

Яңавылда "Кырым язы"

Район халкы Кырымның Русиягә кушылуның җиде еллыгын бәйрәм итте

18 мартта Яңавылда "Кырым язы" яшьләр спорт фестивале узды. Күләмле чара Кырымның Русия Федерациясе составына кушылуның җиде еллыгына багышланды.
Бәйрәм "Яшьлек" ФОКы янында саф һавада үтте. Районның 13 оешма һәм предприятиесе катнашты, шул исәптән авыл биләмәләре дә.
Кырымның Русиягә кушылуы – әһәмиятле вакыйга. Ил, республика киләчәге яшьләр кулында. Бу датаны спорт төрендә билгеләү – тагын бер бик яхшы билге. Барысын да шундый чараларда катнашырга өндим, – дип мөрәҗәгать итте фестивальдә катнашучыларга Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов.
Ярышлар башланыр алдыннан коронавирус инфекциясе таралу чорында эшләгән волонтерларны бүләкләделәр, арытаба спорт фестивале старт алды. Алты кешедән торган һәр команда сәламләү әзерләгән. Кайбер оешмалар эшкә үзенчәлекле карашта, алар девиз һәм командага исем генә биреп калмаган, ә җыр да әзерләгән.
Фестиваль программасы бик бай эчтәлекле булды, төп конкурслар алдыннан җылыну өчен барлык катнашучылар "Яшьлек" тирәли йөгерде. Арытаба яшьләр дартс, аркан тартышуда, гер спорты һәм күңелле стартларда ярышты. Һәр катнашучы кыюлыгы һәм көчен күрсәтә алды. Ә уеннар арасында мәдәният хезмәткәрләре спортчы һәм көярманнарның күңелен күтәрде: вокаль һәм бию номерлары күрсәтте.
Читайте нас: