ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+18 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 март 2021, 16:04

109 санлы янгын-коткару бүлеге: атнасына биш вакыйга

Яңавыл районында янгыннар белән хәл турында

Игнат Шәйхетдинов
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итүенчә, үткән атнада 109 санлы янгын-коткару бүлеге коткаручылары янгынга биш тапкыр чыккан. Шулай, 15 мартта Совет урамы, 2 санлы йорт подъездында ут чыккан. 18 мартта янгын сүндерүчеләрне Некрасов урамы, 21 санлы йортта яшәүчеләр чакырткан, алар шулай ук подъездда төтенләү ачыклаган. Яшәүчеләрнең берсенең плитәсендә ризыгы янган. 19 мартта Карман авылында янгын булган, ут торак булмаган йортны юкка чыгарган. Икенче көнне "Дружба" бакчачылыгында йорт уттан зыян күргән. Шул ук көнне, 20 мартта, Йөгәмәш авылында янгын сарайны юкка чыгарган. Бөтен очракта да, бәхеткә, корбан юк.
– Тоташ алганда, янгыннар белән хәл районда статистика буенча уртача дәрәҗәдә, – дип сөйләде янгын-коткару бүлеге башлыгы Рамил Мөхәммәтханов. – Ел башыннан үткән елда шул ук чордагы ун янгынга каршы унбер булды.
Янгынның еш сәбәпләре арасында, кагыйдә буларак, кеше факторы бар, ягъни ут белән эш итүдә саксызлык, җылыту миченнән файдаланганда бозулар, эчке электр челтәрләрен кагыйдәләрне бозу белән куллану, шулай ук электр челтәрләрен дөрес урнаштырмау.
– Район халкы игътибарын нәрсәгә юнәлтәсе килә? – ди Рамил Шәрифҗан улы. – Җылыту җайланмалары, электр җиһазларыннан файдаланганда, игътибарлы һәм сак булыгыз. Өйдән чыгып киткәндә, сез юк чакта гадәттән тыш вакыйга булмасын өчен, бөтен нәрсәне дә эшлдәгезме. Үзгә ассызыклыйсы килә – кече яшьтәге балаларны ялгыз калдырмагыз. Аларга хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтегез, үз үрнәгегездә теге яки хәлләрдә үзеңне ничек тотарга икәнлеген күрсәтегез. Шулай ук халыкка чүп-чар ягуны тыю, үлән яндыру, шулай ук ведомствога караган территориядә даими үлән чабу һәм чүп-чар җыештыру уңаеннан таләпләр катгыйлануын җиткерәм.
Читайте нас: