ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 март 2021, 13:00

Русия Президенты Владимир Путин Себер тайгасында ял иткән

#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Русия лидеры Себергә оборона министры Сергей Шойгу белән “бераз ял итү" өчен барган.

Русия Президенты Владимир Путин Себер тайгасында ял иткән вакытта, кире әйләнеп кайту өчен, урындагы сулыкка тәңкә ташлаган. Бу хакта “Россия 1" телеканалы кадрларына сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә.


Элегрәк Президент вездеходта Шойгуны утыртып йөрткән язма да басылып чыккан иде. Кадрларда Путин белән министрның вездеходта йөрүе, шулай ук табигать кочагында өстәл артында утыруы күренә. Моннан тыш, Шойгу үзенең хоббилары белән шөгыльләнә торган остаханәдә булган, анда министр коры агачларны эшкәртә һәм алардан эшләнмәләр ясый. Бу хакта шулай ук Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков та сөйләгән иде.


Путин Себергә бару планнары турында 18 мартта хәбәр итте. Элек тә Шойгу Президентны Себер тайгасында ял иткән вакытта берничә тапкыр озатып йөргән иде. 2019 елның октябрендә Путин туган көне алдыннан шулай ук тайгага барган иде, анда гөмбәләр җыеп, сувенир сыйфатында үзе тапкан нарат күркәсен дә алып кайтты.

Оборона министры, үз чиратында, нарат җиләге куагын казып алган, дәүләт башлыгы аны дачасында утыртырга киңәш иткән.

Фото: ujnosahalinsk.bezformata.com

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Читайте нас: