ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 март 2021, 20:25

Ике яклы хыянәт

Нәзифә ике улын назлап-сөеп йокларга яткырган гына иде, балаларны уятырлык итеп, нык кына ишекне шакыдылар.


(хикәя)
Нәзифә ике улын назлап-сөеп йокларга яткырган гына иде, балаларны уятырлык итеп, нык кына ишекне шакыдылар. Хатын кабаланып өстенә халатын гына киде дә ашыгып ишекне ачты. Ни күрсен – ишек төбендә, кызын җитәкләп, бите-күзе күгәргән, шешенгән ахирәте Рәмзинә басып тора! Нәзифә телсез калып дәшми торган арада Рәмзинә чакырганны да көтмәде, эчкә узды. Үзе сулкылдап елый, үзе нидер аңлатырга маташа: “Менә Рәлиф мине тагын нишләтте! Күрәсеңме?! Алай, үзем дә бирешмәдем бу юлы. Табурет белән башына тондырдым!” Нәзифә ахирәтенә карап баш чайкаудан һәм кабатлаудан узмады: “И Аллам! И Аллам! Бу ни хәл инде тагын?! Бер-берегезне үтерерсез бит бер заман!” Рәмзинә, бүген сездә генә куныйм инде, атуисә үтерә бит ул мине, дип чишенә башлагач кына Нәзифә ушына килде. “Әлбәттә, әлбәттә!” – дия-дия көтелмәгән кунакларга урын-җир әзерли башлады. “Тамагыгыз ачтыр бит?” − диеп тулай торакның уртак кухнясына аш җылытырга йөгерде. Уянган малайларны, кечкенә кунак кызын йоклатканчы, ике хатын бер-берсенә чыш-пыш килеп эчләрен бушатканчы төн уртасы җитте. Рәмзинә юкка да көнләшеп кул күтәргән иренә зарланды. Бер сәбәпсез көнли бит, бер сәбәпсез, дип ачыргаланды. Нәзифә ни әйтергә дә белмәде. Болай ит, тегеләй ит, дип кеше тормышына ничек кысыласың? Ире Мөдәриснең төнге сменада булуы да бу юлы уңай туры килде. Тулай торакның кысан бүлмәсенә ахирәтен бер төнгә генә булса да сыйдыра алуына Нәзифә эчтән генә сөенде. Тик менә иртәгә кая барыр инде Рәмзинә алты яшьлек баласы белән? Бу Рәлиф тәмам акылдан язгандыр шул! Көнләшүен тыя да алмасын ди, тик нигә хатын-кызга кул күтәрергә кирәк? Рәмзинә ирен бу юлы, төрмәгә утыртам, дип яный. Сугышып-ызгышып яшәү тормышмени инде? Ни булып бетәр инде хәлләре? Идәндә яткан Рәмзинә күңелен бушаткач, бераз тынычланып, йокыга китте, ә Нәзифә керфеккә керфек тә какмады.
Рәмзинә белән Нәзифә, ике ахирәт, авылдан бергә килеп, бер фабрикага эшкә урнаштылар, тулай торакның бер бүлмәсендә яшәделәр. Өйрәнчек хезмәт хакына ашарга, киенергә акчалары җитмәгәндә бер-берсенең киемнәрен киделәр, хәтта бер бәрәңгене яртылаш бүлеп ашаган чаклары да булды. Авылдагы ата-аналарына рәхмәт – кызларның ипиләре булмаганда да өстәлләреннән бәрәңге өзелмәде диярлек. Кызлар, авызларыннан өзеп, әлбәттә киенергә тырыштылар. Авылдан килгән киез итекләрен, сырмаларын, шакмаклы шәлләрен салып, шәһәрчә пәлтә, бәйләгән башлык, биек үкчәле итек киеп җибәргәч, чибәрләнеп киткән кызларга ир-егетләр карый башлады. Беренче булып Рәмзинә тормышка чыкты. Тик ахирәтенең Рәлифкә хатын аертып баруын гына Нәзифә бик өнәп бетмәде. “Ялгышмыйсыңмы, дустым?” – Нәзифәнең фәлсәфә сатуына Рәмзинә ике сүз белән генә җавап бирде: “Мәхәббәт! Понимаешь?!“ Кая инде аңламау! Нәзифә ул чакта үзе дә Мөдәрисенә үлеп гашыйк иде! Күп тә тормады, Нәзифә дә Мөдәрисе белән чәчне чәчкә бәйләделәр. Ике яшь гаиләгә тулай торактан бүлмә бирделәр. Бишенче катта яшәгән Рәмзинә икенче катта торган Нәзифә белән Мөдәрискә үткән-сүткәндә дә кагылды, йомыш белән дә керде. Рәмзинәнең кызы, Нәзифәнең ике улы туып, кирәк чакта бер-берсенең балаларына күз-колак булуы да җайлы иде. Нәзифә ире Мөдәрис белән матур гына яшәп китсә, Рәмзинә белән Рәлифнең тормышы баштан ук бармады. Өйләнешүләренә бер-ике ай үткәч тә Рәмзинә иренә зарлана башлады: “Көнләшә! Бер дә урынсызга көнли!” Ахирәтен яклап, Нәзифә Рәлиф белән сөйләшеп тә карады. Тик тегесе кырт кисте: “Синең эшең түгел!” Мәхәббәткә нигезләнеп корылса да, Рәмзинә белән Рәлифнең тормышлары ызгышка әйләнде. Хаклымы-түгелме, Рәлиф, йөри, дип хатынын гаепләде. Ә тегесе бу дуамал холыклы иргә чыкканына чынлап үкенә башлады. Ни булса да, Рәмзинә ирен Нәзифәнең Мөдәрисе белән чагыштырды: “Синең Мөдәрисең әнә нинди!” Нәзифә белән Мөдәрис ике малай үстереп, үзара матур гына яшәп ятканда, Рәмзинә белән Рәлифнең ызгыша-сугыша алты-җиде елы узды. Инде килеп, икесе дә мондый тормыштан гарык булганчы туйган булса кирәк: Рәлиф хатынын аеру турында сөйли, ә Рәмзинә ирен, төрмәгә утыртам, дип яный. Соңгы арада Рәмзинә ахирәтен судта шаһит булырга үгетли башлады. Тик бахыркай ахирәте ничек кызганыч булса да, кеше хәтле кешене төрмәгә тыгарга күңеле ятмый Нәзифәнең. Үзенең күз алдында Рәлифнең Рәмзинәгә бармак белән дә чирткәнен күргәне булмады, ә ничек судка барып, кыйнаганын күрдем, дип ялганласын? Нәзифә дустының үтенечен ничек кире кагарга белмичә, судка барып, ялган шаһит буласы килмичә икеләнә. Үз тормышын үзе көйләсен иде бу Рәмзинә! Нигә ул тормышына көчләп-көчләп башкаларны кысылдыра? Тормыш булгач, Нәзифә белән Мөдәриснең дә төрле чаклары була. Тик Нәзифә, коткарыгыз мине, булышыгыз миңа, дип дустан дуска, этаждан этажга чабып йөрми бит!
Бер төнгә кунарга дип кенә кергән Рәмзинә Нәзифәләрдә ике айга калды. Үзебезгә дә кысан бит, дип ризасызлыгын белдергән Мөдәрисен Нәзифә ничек тә юмаларга, бәхетсезлеккә тарыган ахирәте хакына ризалатырга тырышты. Тулай торакның унике метрлы бүлмәсендә кысан иде әлбәттә. Төннәрен, Рәмзинә белән кызына идәнгә урын җәйгәч, басар җир дә калмады. Өчесенең өч төрле сменада эшләве генә бераз коткарды. Рәмзинә үзенә һәм кызына яңа бүлмә артыннан йөри башлады. Тик, менә сиңа буш бүлмә, дип Рәмзинәне көтеп торучы юк. Аннары Рәмзинә, Рәлифне чыгарып, аның бүлмәсен үзенеке итәргә өметләнде. Тик Рәлиф исемендәге бүлмәдән аны куып чыгару да бик ансат түгел. Шулай, телиме-теләмиме, Рәмзинә баласы белән Нәзифәләрнең кысан бүлмәсендә кала килде. Ашарга алганда алды, алмаганда юк. Рәлиф, берничә кат төшеп, килешергә маташса да, Рәмзинә аның белән сөйләшергә теләмәде. Үч тотып, баласын атасына күрсәтүдән баш тартты. Баласын күрергә зар-интизар булган ир Нәзифәләргә кереп ызгышты. Кыскасы, Нәзифәнең бу ызгышлы гаиләнең шау-шуыннан җиләве җитте. Көчләп-көчләп үз проблемаларын башкаларга таккан дуслар та бервакыт җиләтә башлый. Үзең тудырган буталчыкны башкалардан чиштермә дигәннәр. Эчкерсез, риясыз дуслыктан инде берни дә калмады кебек. Ә дус дигәнеңнең үзеңнән файдалануына ничек нокта куярга белми аптырыйсың. Бер яктан тормышын кора белмәгән ахирәтең жәл, икенче яктан аның аркасында үз тормышың тормыш түгел. Шулай да Нәзифә түзде, чыгып китәргә уйламаган Рәмзинәгә караңгы чырай күрсәтмәскә тырышты.
Чыганак: http://syuyumbike.ru/
Читайте нас: