ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+29 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 март 2021, 18:05

Ике яклы хыянәт

Ә беркөнне барысы да ачыкланды

Ә беркөнне барысы да ачыкланды. Төнге сменасыннан бераз гына иртәрәк кайткан Нәзифә үз күзләренә ышанмады – Рәмзинә белән Мөдәрис кочаклашып идәндә бергә яталар иде! Балалар уяныр дип оялу да юк намуссызларда! Гарасатлы давыл купты бу мизгелдә Нәзифәнең түземле, сабыр җанында. Башта ике хыянәтченең өстендәге юрган тулай торак коридорына очты. Аннары Рәмзинәнең киемнәре. Ә бераздан кызып киткән Нәзифә Мөдәриснең дә әйберләрен ишектән ыргыта башлады. Киемнәре артыннан бу икәү дә ишектән шым гына чыгып сыздылар. Ни булды кышкы бу иртәдә? Тормышының асты-өскә килгәнен Нәзифә, берничә көннән соң, ушына килгәч кенә аңлады. Яхшылык кылыйм, дип, куенына үзе теләп елан кертте. Ә ул елан, Нәзифәнең муенына сарылып, аны буды. Эшкә барган чакларында бергә калдырып чыгып киткәндә күңеленә шик үрләсә дә, ул шик-шөбһәне басарга тырыша иде. Әллә ни уйлап гөнаһалы булма, янәсе. Берсе иң якын ахирәтең, икенчесе иң ышанган якын кешең, янәсе! Ә алар, Нәзифәдән аермалы, гөнаһа турында уйлап та бирмәгәннәр. Ике яктан китереп, Нәзифәгә хыянәт хәнҗәре казадылар. Мәхәббәтнең угы – хыянәт, ә төбәү ноктасы – йөрәк. Бер иртәдә Нәзифә балачак ахирәтен дә, гомерлек санаган тормыш юлдашын да югалтты. Дусты булып дустының иренә үрелгәч, Рәлифнең хатынын көнләве урынсыз булмаган, ахры. Ә Нәзифә, бер якны гына тыңлап, гел дә Рәлифне гаепли килде. Инде менә барысы да ачыклангач, Рәмзинәне түгел, ә Рәлифне кызганасы калды! Ә үзе кызганыч хәлдә түгелмени Нәзифә?! Мөдәрисенә үзенә ышангандай ышанды. Бергә-бергә балалар, оныклар үстерербез, бергә олыгаербыз, дип хыялланды. Үзенең ирен яратуын белә, иренең үзен сөюенә иманы камил иде. Яратам, дип әйтмәгән көне сирәк иде Мөдәриснең. Димәк, аның сүзләре ялган булып чыга? Ничек инде, хатыныңны чынлап ярата торып, башка берәү белән бәйләнеп була?!
Оятын югалткан Рәмзинә элекке ахирәтен тынычлыкта калдырырга теләмәде. Мин гаепле түгел, ирең мине көчләде, дип күз дә йоммыйча Мөдәрискә нахак ялган якты. Барлы-юклы намусын кайдадыр югалткан бу хатыннан Рәмзинәнең бизүе җитте – ул аны бусагасына бастырмый башлады. Мөдәрис тә шул ук җырны җырлады: “Мин гаепле түгел, ул үзе килеп асылынды...” Кем гаепле дә, кем гаепсез – Нәзифәгә инде барыбер иде. Бик авыр булса да, бу икәүнең хыянәте аның күзләре ачты. Хыянәт хәнҗәрен сабына хәтле батырып, Нәзифәнең йөрәгенә казадылар һәм бу икәүгә булган хисләрен үтерделәр. Нәзифәгә аларның акланулары кирәкме соң?! Бер явыз кеше дә үзен хәшәрәт дип санамый. Шуның кебек, бу икәүнең дә битләре кызарырлык түгел.
Рәмзинә үтәсе авырлыкны, сынауларны үз өстенә алып, риясыз Нәзифә әлбәттә яхшылык кылганына ышана килде Тик шул яхшылыгы үзенә яманлык булып кайтачагы хакында гына уйламады. Дус битлеге кигән еланны шул хәйләкәр битлек астыннан кем генә таный ала икән? Нәзифә дә Рәмзинәне гомерлек ахирәте саный иде. Кешенекенә кызыкма, үзеңнекен урлатма да бит, урлатты шул Нәзифә, урлатты! Әрсез артык ала, бирмәсәң тартып ала. Ә “акылга утырган” Мөдәриснең антларына, вәгъдәләренә ышана алмый Нәзифә бер алдангач. Үзенә килеп асылынган һәрбер хатынга ава башлаган иргә ничек ышанмак кирәк тә, ничек таянмак кирәк?!
Балаларын ялгыз үстерүе Нәзифәгә җиңел булмады. Малайларны атналык балалар бакчасына бирергә туры килде. Җәйләрен алар дәү әниләрендә, авылда үстеләр. Мөдәрис түләгән алиментының һәр тиенен санады. Уллары үсеп кеше булгач кына Нәзифә тормышка чыкты. Туганнан туган апасы, ялгызың картаясың бит, дип ышанычлы бер ир-ат белән таныштырмый торып, моңа хәтле беркем белән дә танышырга, очрашырга күңеле бармады. Ир-атка гына түгел, бар дөньяга ышанычын алган иделәр шул аның. Рәмзинәдән соң дус-ишләренә дә артык ышанмас булды Нәзифә. Эчемдәге тышымда, дип яшәгән чаклары артта калды. Булышам, ярдәмләшәм, дип үз тормышыңа беркемне дә артык эчкә кертергә ярамый икән шул. Ярдәмең өчен рәхмәт түгел, ә зәхмәт белән җавап бирүчеләр бар.
Ә икенче ире Рамазан белән Нәзифә төнбоек чәчәгедәй ачылды. Иртә тол калган, акыллы холыклы Рамазанга авылга тормышка чыккач, сагындырган туган нигезенә кайткандай, күңелен тансык тынычлык биләде. Яр табуы озак түгел, үз тиңеңне табуы кыен дигәннәр. Хыянәт утында яна-яна, әкәм-төкәмдәй үз эченә бикләнеп, ничәмә еллар заяга үткән! Үткәнне үзгәртеп булмый. Бер уйласаң, Нәзифә түгел, ә Мөдәрис белән Рәмзинә янсын ул утта! Башканың бәхетсезлеге хакына үз бәхетләрен эзләгән бу ир белән хатын бергә кушылып яшәп тә карадылар, тик тагын берни дә барып чыкмады. Икесенең дә чәченә көзге кырау кунган, ә икесе дә һаман да эзләнүдән туктамыйлар. Бер михнәтнең бер рәхәте дигәндәй, аларның ике яклы хыянәте аркасында тормышы бозылмаса, Нәзифә Рамазанны очратмас иде, чын бәхет тәмен татымас иде. Тормыш ул – куласа, әйләнә дә бер баса...
Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/proza/ike-yakly-khyyant
Читайте нас: