ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 март 2021, 14:55

«Беркайчан да авызга энә капмагыз».

Бер ир-атның үпкәсенә шприц энәсе кереп кадалган.

Орск шәһәренең 2 нче номерлы хастаханәсендә яшь хирург һәм аның ассистенты гаҗәеп катлаулы операция ясап, кеше гомерен саклап калган. Алар бер ир-атның үпкәсеннән энә алган. Бу турыда Орск басмасы хәбәр итте.
Александр Васейко үпкәсенә 5,5 см озынлыктагы энә кергән булган. «Мин дуңгызларга прививка ясый идем. Энәләрне алмаштырдым. Чистасын авызыма кабып тордым, пычрагын уколдан алдым. Шул чакта йөткереп җибәрдем һәм тирән сулыш алдым», — ди Александр.
Александр Гай авылында яши. Ул туганнарына бер сүз әйтеп тормый, тиз генә хастаханәгә китә. Аннары аны ашыгыч рәвештә Орск хастаханәсенә озаталар. Биредә хирург Ризван Исмаилов дежур эндоскопист була. Ашыгыч шалтырату килгәндә Ризван тренировкага киткән, ун минут эчендә ул хастаханәгә килеп җитә. Рентген ясыйлар һәм чит предметны күреп алалар.
«Ашкайнату трактында берни булмавына инангач, без моның уникаль очрак икәнен аңладык — энә үпкәдә иде. Бу проблема! Бу урын бик тар, бу бик катлаулы. Көн саен очрый торган хәл түгел. Җиһазлар да башка кирәк, алар бездә бар», — ди табиб-хирург Ризван Исмаилов
Энә теләсә-кайсы мизгелдә эчке органнарның берәрсенә кадалырга мөмкин була. Аңа ашыгыч рәвештә операция ясарга карар кылалар.
«Бронхка кергәч, мин каршыда энә күрдем. Чынын гына әйткәндә, хәзер искә төшә инде — куркыныч булды. Булдыра алырмынмы мин? Мин бит моны беркайчан да эшләгәнем юк. Бу бик сирәк очрак», — ди табиб.
Ризван Исмаилов һәм аның ассистент Семён Чегорин бергә эшли. Операция скальпельсез, яраларсыз була. Алар махсус аппаратура — бронхосокоп белән эшли, энәне шуның белән чыгаралар. Төп бурыч — аны тоту, бу бик катлаулы.
«Бер мизгелдә энә тирәнрәк китте. Ләкин без аны эләктерә алдык һәм тартып чыгардык», — ди Ризван Исмаилов
Операциядән соң, Александрның хәле шунда ук яхшырган. Ул коткаручыларын кочаклый башлаган. Беркайчан да энәне авызга капмагыз, диелә бу хәбәрдә.
Чыганак: https://intertat.tatar/
Читайте нас: