ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+18 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 март 2021, 13:25

Федераль ярдәм белән җиңеп чыктык

Төбәк Башлыгы әйтүенчә, хөкүмәтнең бу өлкәдә төп бурычы – халык арасында массакүләм вакцинация үткәрү

“Пандемия чорында төп көчергәнеш сәламәтлек саклау, социаль хезмәтләр, волонтерлар өлкәсенә төште”,- дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Дәүләт Җыелыш утырышында, барыбыз өчен дә катлаулы булган 2020 елга йомгак ясап.Ул шулай ук рекордлы вакытлар эчендә Уфада һәм Стәрлетамакта заманча инфекцион госпитальләр төзелүе турында искә төшерде. Хәзер бу уникаль тәҗрибәне башка төбәкләр дә куллана.
Төбәк Башлыгы әйтүенчә, хөкүмәтнең бу өлкәдә төп бурычы – халык арасында массакүләм вакцинация үткәрү. Бу, чынлыкта, пандемияне туктатуның бердәнбер юлы.
Мәгариф өлкәсендә мәктәпләрне санлы корылмалар белән җиһазландыру һәм дистанцион укуны оештыру буенча республикабыз лидер-төбәкләр арасында. 7 мәктәп һәм 23 балалар бакчасы төзелгән.
Хезмәт базары да зур сынаулар аша үтте, теркәлгән эшсезлек күләме 6 процентка кадәр үсте. 209 мең кеше эшсезлек буенча пособиеләр алды. Мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итүче 70 меңнән артык кеше яңа эш тапты.” Ел ахырына кадәр хезмәт базарын тулысынча аякка бастырырга кирәк”,- дигән бурыч куйды төбәк Башлыгы.
“Ассызыклап үтәм, бу катлаулы чорны без федераль социаль ярдәм белән лаеклы үттек. Без ил Президенты Владимир Путинга федераль казнадан вакытында һәм нәтиҗәле ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтлебез. Әгәр 2019 елда республиканың хезмәт һәм социаль яклау өлкәсенә 24 миллиард сум юнәлтелгән булса, узган елда – 42,5 миллиард сумга якын”,- диде Радий Хәбиров.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: