ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+1 °С
Кар
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 март 2021, 17:25

ЗАМАНЧА АВТОМОБИЛЬ ТУКТАЛЫШЛАРЫ АРТА

Милли проектлар

Республиканың Уфа, Белорет, Дүртөйле районнарында "ИРБИС-РБ" ягулык компаниясенең юл буе кемпинглары төзеләчәк. Иглин районындагы М-5 "Урал" автомобиль юлында юл буе сервис комплексы калкачак. 52 млн. сумга төшүче проект 30 яңа эш урыны булдырырга булышачак.
Комплекста кафе, кунакханә, автотукталыш хезмәтләндерү станциясе, автозапас частьлар кибете һәм сәүдә рәтләре булачак. Инвесторга чыгымнарының бер өлешен капларга субсидия биреләчәк. Шулай итеп республика хөкүмәте инвесторларга планнарын тизрәк тормышка ашырырга ярдәм итә.
Республикада "Хәвефез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты булышлыгында юллар яңара, юл буе тукталышлары заманчалана, кыскасы, бихисап кирәкле эшләр башкарылуын билгелисе килә.

Автор : Кадикова Резида
Чыганак: Башинформ
Читайте нас: