ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 март 2021, 13:05

Фестивальгә әзерләнәләр

Быел “Акбузатта кунакта” дип аталган фольклор фестивалендә тәүге тапкыр сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле һәм үсештә үзенчәлекләре булган балалар да катнашачак.

Мәсәлән, Ермолаево авылындагы коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бүген фестивальнең гала-концертына әзерләнә.
Әлеге мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен биредә бар шартлар тудырылган. Укудан тыш, балалар балчыктан әйберләр эшләү, рәсем төшерү, тегү һ.б. шөгыльләр белән мавыга. Фестиваль кысаларында балалар балчыктан Акбузат логотибы белән сувенирларны әзерли, шулай ук Акбузат рәсемнәре төшерә.
“Мәгариф” милли проекты кысаларында республикада балалар өчен тирәнтен белем алу белән беррәттән, иҗади яктан да үсешү өчен мөмкинлекләр киң. Бу уңайдан Башкортстанда күпсанлы чаралар уза. “Акбузатта кунакта” фестивале шуңа ачык мисал. Быел бу зур чарада шулай ук Зилаер коррекцияләү мәктәбе һәм Ишембайдагы ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесе да катнашуга гариза биргән.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: