ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-3 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 март 2021, 13:29

Ризат Рамазанов: Туачак сабыебыз төшкә еш керә

Татар эстрадасының популяр артистлары Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче бәбиләрен көтә

Зинира үзен ничек хис итә, бәби кайчан туачак – Рамазановлар белән бу һәм башка яңалыклары турында сөйләштек.
Зинира үзен яхшы хис итә, Аллаһка шөкер. Сабыебыз май урталарында туачак, Аллаһы теләсә. Ике исем уйлап куйдык. Зинира баланы күргәч кенә исемен тәгаен сайлармын, диде. Туачак сабыебыз төшкә еш керә. Кызыбыз Айгизә аны безгә караганда да ныграк көтә. Мәктәпкә киткәндә, кочаклап үбә, сагынып кайта, - ди Ризат.
Пандемия Рамазановлар өчен алай ук начар да булмаган. Ник дигәндә, быел кызлары Айгизә беренче сыйныфта укый. “Игътибар аеруча кирәк булган чакта янында була алганыбызга сөенәм. Дәресләрне бергәләп әзерлибез. Айгизә шулай ук “Тодес” бию төркеменә йөри. Гаилә белән кинога барабыз. Вакыт күп булгач, сериаллар карыйм хәзер. Айгизә белән икебезнең дә күңел нечкә булгач, кино караганда, елаган чаклар да була. Зинира гына еламый. Иртәләрен фитнеска йөрим. Атна саен банкетларга чакырып торалар. Менә шулай яшибез”, - дип сөйләде безгә Ризат Рамазанов.
Тулырак: Шәһри Казан.

Автор : Эльвира Шакирова.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/Rizat-Ramazanov-Tuachak-sabiebiz-esh-t-shk-ker-740210/
Читайте нас: