ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
17 ноябрь 2017, 15:28

Рәмиз Солтанәхмәтов вернисажы

Ул Бүә ярында салкынча иртәгә, Йөгәмәш тавы күренеп торган урманга, иртә яз һәм урман буенда ап-ак кар өемнәре белән кышка дан җырлый. Билгеле рәссам, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Рәмиз Солтанәхмәтов өчен Яңавыл ягы табигате – бу илһам чыганагы, һәм ул әһаңлелек, тынычлык хакимлек иткән бар нәрсәне дулкынлану, сөю белән тасвирлый.
Элек рәссам берничә тапкыр Нефтекама, Уфа, Ижевск шәһәрләрендә күргәзмә оештырган. Шәһәрдә тарихи-туган якны өйрәнү музеендагы чираттагы шәхси күргәзмәсендә автор якташлары игътибарына район табигате сүрәтләнгән кырык картина, шулай ук натюрморт, портретлар тәкъдим итә. Беренче көнне хезмәттәшләре, Сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар һәм хәзерге укучылары, якыннары, дуслары килде. Алар аны тәбрикләде, тәкъдим ителгән эшләрдән җылы һәм изгелек бөркелүен билгеләде.
Русия рәссамнары берлеге әгъзасы Рамилә Фазлеева, шундый картиналар тудырган өчен күп рухи һәм күңел көче кирәклеген билгеләп, күргәзмә турында аңлатма калдырды. «Аңа Ижевск шәһәрендә Удмурт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң бик зур мөмкинлекләр вәгъдә итүләренә карамастан, Рәмиз Миншәрип улының шәһәргә кайтуыннан Яңавыл отты. Шундый кешенең безнең белән эшләве һәм иҗат итүе белән горурланырга тиешбез», – диде ул.
Укучылары да, чыгарылыш укучылары да ихтирамын белдерде. «Үзең иҗат итүче булмыйча торып, иҗат итәргә өйрәнү мөмкин түгел», – дип билгеләде Гөлфирә Даутова.
Рәссамның картиналар күргәзмәсе декабрь уртасына кадәр эшләячәк.
Читайте нас: