ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
17 ноябрь 2017, 15:30

Шигъри дулкында

Әнис Шәймәрданов

Ике шагыйрь якташы мин!

Шагыйрь булып тумый алар,

Шигырь язып туймый алар.

Тарих булып кала сүзләр,

Күңелләргә уеп эзләр...

Илдар, Әнгам исемнәрен*

Еллар саклый бик кадерләп, –

Изге мирас булып яши,

Йөрәкләрдә уттай дөрләп.

Һәркайсының үз сукмагы,

Һәрберсенең үз такмагы.

Халкын данлап әйткән сүзе

Хәтерләтә ут-чакманы.

Ике якташ, ике әдип –

Сөйде, көйде, бирешмәде:

Бөркет булып күккә ашты,

«Көтү» белән килешмәде!

Бөркет – кыя башын сайлый,

Әйтер өчен соңгы сүзен;

Күк киңлеген яулап алгач,

Эшкә куша үткер күзен.

Яшьлек белән хушлашуны

Гел сагынып уйлый үзе.

Кара икмәк кадерләрен

Әйтеп бирә шигъри сүзе...

Минем өчен бу шәхесләр

Буй җитмәслек биеклектә!

Тоям бәхет, шигырьләрем

Булса тиңдәш тиешлектә.

* Халык шагыйрьләре

Әнгам Атнабаев һәм Илдар Юзеев

Нәдһәт Фәтхиев

Яшик әле карт булсак та

Картлык ул килә барыбер,

Белмәсәң дә бар дип тә.

Син аны зурлап каршыла,

Бар да булыр тәртиптә.

Бик яшь кенә күренсәң дә,

Барыбер инде карт син.

Олылыгың арткан саен,

Кечелегең дә артсын.

Олыларча олыларлар,

Әйтмәсләр сиңа: «Карт син!».

Атың олы, җаның олы,

Димәк, һәр эшең олы.

Коенырсың ихтирамда,

Булмассың язмыш колы.

Олыласаң олыларны

Олыларлар үзеңне.

Зур телем икмәк ашарлар

Сөйләгәнче сүзеңне.

Яшик әле, карт булсак та,

Карт кеше дә бит – КЕШЕ!

Туу, яшәү, картаюлар –

Барысы да Ходай эше.

Яшьлек үзе кире кайтыр

Яшәдем гомерем буе

Картаймау өметендә.

Шуңа микән, яндым, көйдем

Чын мәхәббәт утында.

Язын дөнья яшәрүгә

Сокланыплар туймадым.

Күңелләр яздай яшәрү

Мөмкиндер, дип уйладым.

«Яшьлек кире кайтмый», дигәч,

Үзем барырга булдым.

Кабул итми алмас, дигән

Ышаныч белән тулдым.

«Картаям», «картайдым», диеп

Зарлануны ташладым.

Яшьлегемә кайтып барам:

Шигырь яза башладым!

Шигырь төзи торган «матдә»

Саклана ди, йөрәктә.

Җилкендереп җибәр аны,

Материал кирәксә.

Күпләр шигырь яза башлый

Уннан, кемдер - җидедән.

Яза башлап була икән

Узгач җитмеш җидедән.

«Их, бар иде яшь чаклар!» дип,

Юксынып та ташлама.

Яшьлек - беренче шигырең

Туган көннән башлана!


Әлфинур Сыртланова

Көз

Чәчәкләр дә инде саргайдылар,

Тынып калды сайрар кошлары,

Җылы якка очып китте алар,

Алып кайтыр өчен язларны.

Моңсуланып, җилдә тирбәләләр,

Шәрә калган инде таллары...

Ә агачлар, ямьгә бизәп җирне,

Коя сары – «алтын» яфрагын.

Көй чыгара яфрак кыштырдавы,

Агач шаулавында – җырлары.

...Китми калган кошлар тавышында

Ишетелә көзнең моңнары.


Әлфинур Кашапова

Карлар яуганда!

Йомшак кына карлар ява,

Җир өстен каплап ала.

Кар бөртекләренә карап,

Күңелләрем юана.

Салкын көндә ап-ак карлар

Шыгырдый баскан саен.

Ишек алларын тутыра,

Тазартам яуган саен.

Декабрь ае башлана.

Тиздән Яңа ел җитә.

Кыш Бабай килә дип,

Бала-чагалар көтә.

Яңа елны каршылап,

Шатлык куаныч белән

Көннәребез җылы булсын,

Кояш нурлары белән.

Ап-ак карлар күбрәк яусын,

Илебез тыныч булсын.

Барыбызга бәхет килсен.

Тазалык Ходай бирсен.
Читайте нас: