ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 декабрь 2017, 19:27

Чыршыны бергә бизибез

Яңа елга санаулы гына көннәр кала. Бәйрәм алдыннан тарихи-туган якны өйрәнү музеенда янә «Чыршыны бергә бизибез» акциясе үткәрелә. Анда катнашучылар оригами техникасында үзаллы ясаган әйберләр белән чыршыны бизи. Оештыручылар быел да йоланы дәвам итәргә карар иткән һәм тоташ районнан оригами сөючеләрне – олысыннан кечесенә кадәр – биредә катнашырга чакыра.
– Бездә балалар да, өлкәннәрнең дә оригами белән үзаллы шөгыльләнүен беләм, – ди Ирина Фазлеева. – «Чыршыны бергәләп бизибез» акциясенең бу сәнгатьне яратучыларны таныштырырга һәм берләштерергә ярдәм итүен телим. Быел акция 25 декабрьдә 18 сәгатьтә музейда үтә. Фигураларны, катнашучының исем-фамилиясе, яшен язып, 22 декабрьгә кадәр китерергә кирәк. Бәйрәм программасында – чыршы бизәү, уен-конкурслар һәм иң яхшы эшләрне бүләкләү.
Читайте нас: